Дорин Речан, Дорин Павлович Речан (, 1974 елның 17 марты, СССР, Молдавия ССР, Дондюшаны) ― молдовалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 2023 елның 16 февраленнән Молдова премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле 1974 елның 17 мартында Молдавия ССР Дондюшен районы үзәге Дондюшаны шәһәрендә туган. 1996 елда «халыкара бизнес белән идарә итү өлкәсендә юриспруденция» белгечлеге буенча Молдавия Икътисади белем бирү академиясен тәмамлаган. 2000 елда Ньюпорт халыкара университетының Бельгия бүлегендә эшлекле магистры дәрәҗәсе алган.Official page of the Ministry of Information Technology and Communication of the RMDorin Recean, Minister of Internal Affairs | Dorin Recean Minister of Internal Affairs | Government of Republic of Moldova Өч чит телне – рус, инглиз, француз телләрен белә.

Хезмәт юлы 1995 елдан 2002 елга кадәр ― предприятиеләрне реструктуризацияләү агентлыгы программасы директоры, консультант, проектлар буенча менеджер.

2002 елдан 2010 елга кадәр ― TeleMedia Group, Concernul Milenium Grup сатулар һәм маркетинг буенча директор.

2010 елның 29 гыйнварыннан 24 июльгә кадәр ― Молдова Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары. Молдова Республикасы һәм Европа Берлеге арасында виза режимын либеральләштерү планы кысаларында биометрик паспортлар кертү өчен җавап биргән.

2012 елның 24 июленнән 2015 елның 18 февраленә кадәр ― Молдова Республикасының эчке эшләр министры (Владимир Филат һәм Юрий Лянкэ хөкүмәтләрендә). Молдавиянең беренче хәрби булмаган эчке эшләр министры.

2016 елдан 2022 елга кадәр - төрле халыкара оешмаларда мәгълүматларны анализлау өлкәсендә консультант.

2022 елның 7 февраленнән 2023 елның 22 февраленә кадәр ― Молдова Республикасы Президентының оборона һәм милли иминлек өлкәсендәге киңәшчесе, Молдова Республикасының Югары куркынычсызлык советы секретаре.Указ Президента Республики Молдова № 840 от 22.02.2023 г. «Об освобождении господина Дорина Речана от должности советника Президента Республики Молдова в области обороны и национальной безопасности, секретаря Высшего совета безопасности»

2023 елның 10 февралендә Молдова президенты Майя Санду тарафыннан Молдова Республикасы премьер-министры вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә.Кто такой Дорин Речан, назначенный премьер-министром Республики Молдова 2023 елның 16 февралендә Молдавия парламенты Д. Речанны премьер вазифасында һәм аның тарафыннан тәкъдим ителгән хөкүмәт составын раслый.Парламент Молдавии утвердил правительство Дорина РечанаПарламент Молдавии утвердил новое правительство во главе с Речаном

Гаиләсе Хатыны Стелла Ручан, ике баласы.

Бүләкләре 2014 ― Хезмәт даны ордены (Молдова) – Европа кыйммәтләренә һәм стандартларына нигезләнгән реформалар уздыруга керткән өлеше өчен зур рәхмәт билгесе итеп, сөйләшүләр алып баруны, Молдова Республикасы һәм Европа Союзы арасында ассоциациясе турындагы килешүне имзалауны һәм ратификацияләүне тәэмин итүдәге аерым казанышлары, ЕС әгъза-дәүләтләрендә һәм Шенген зонасында виза режимын либеральләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм халыкара аренада илнең абруен күтәрүдә актив катнашу өчен

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Молдова сәясәтчеләре Төркем:Молдова премьер-министрлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре