Адель Нойхаузер (; 1959 елның 17 гыйнвары, Афина, Греция) — Австрия театр һәм кино актрисасы, Австрия кино академиясе әгъзасы.

Тормыш юлы Адель Нойхаузер 1959 елның 17 гыйнварында Афинада туган. Дүрт яшендә гаиләсе белән Грециядән Австриягә күченә, Венада яши. Әти-әнисе аерылышкач, грек әтисе Георг белән яши.

Адель яшь чагында ук актриса булырга теләгән. 1976 елдан 1978 елга кадәр ул Краусс театр училищесында укый. Егерме яшендә Алманиягә күченә һәм Мюнстер, Эссен, Майнц һәм кайвакыт Венада театр сәхнәсендә чыгыш ясый башлый. Бер үк вакытта кинода һәм телевидениедә төшә. 2008 елда Нойхаузер Рейнке шешүе һәм соңрак килеп чыккан катлауланулар аркасында тавыш җепләренә операция кичерә.

2011 елдан ул Австриянең ORF каналында «Tatort» телесериалында уйныйFrank Rauscher, Teleschau-Mediendienst: Adele Neuhauser. — Kommissarin an der Wand. . 2014 елдан шулай ук үзенең улы, гитарачы Джулиан Пайзс белән бергә «Die letzten ihrer Art» әдәби-музыкаль постановкасында катнаша.

Адель Нойхаузер шулай ук иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: Plan International Deutschland оешмасында балаларга ярдәм итүдә катнаша, ул шулай ук аның попечительләр советы әгъзасы булып тора. 2016 елда «Tatort»ның башка катнашучылары белән бергә Weißer Ring ассоциациясенең хәйрия юбилей кампаниясендә катнаша.

Берничә премиягә лаек була, күп тапкыр Romy премиясен ала: 2012, 2013 һәм 2014 елларда сериалның иң популяр башкаручысы буларак; 2016 һәм 2017 елларда иң популяр актриса буларак.

Шәхси тормыш Ире — актёр һәм режиссёр Пол Золтан белән аерылышканнан соң, Адель Нойхаузер Венада улы Джулиан Пайзс (джаз музыканты, гитарада уйный, Грац Музыка һәм театр университетын тәмамлаган) белән яши.

Аның әбисе һәм бабасы рәссамнар булган: бабасы Венада Рәссамнар йортында сграффито ясаган, әбисе Вена остаханәләрендә эшләгән. Аның абыйсы Питер Маркуант аларның эзләре буенча бара, ул да рәссам була.

Фильмография

2016: «Tatort: Die Kunst des Krieges» 2009: «Чүл чәчәге» 2009: «Полиция телефоны — 110» 2006: «Фред кайда?» 2003: «Мәктәп укучылары» 2003: «Розенхайм полицейскийлары» 2008—2011: «Докторның көндәлеге»

Искәрмәләр

Сылтамалар

Adele Neuhauser Adele Neuhauser: «Jetzt hänge ich mehr am Leben»

Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Афинада туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1959 елда туганнар Төркем:17 гыйнвар көнне туганнар