Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов (, 1981 елның 22 сентябре, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) – Төрекмәнстан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, техник фәннәр докторы (2015), 2021 елның 11 февраленнән ― Төрекмәнстанның вице-премьеры. Гамәлдәге Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы . 2022 елның 12 мартында узучы чираттан тыш Төрекмәнстан президентын сайлауларда гипотетик кандидат итеп санала. 2022 елның 12 мартында узган чираттан тыш сайлауларда 72,97 % тавыш җыеп, Төрекмәнстан президенты итеп сайланган. Вазифа үтәүгә 2022 елның 19 мартында керешә.
Тәрҗемәи хәле
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов 1981 елның 22 сентябрендә Төрекмәнстан ССР башкаласы Ашхабад шәһәрендә теш табибы һәм укытучы гаиләсендә туган. Гөлҗаһан һәм Гөлшан исемле ике кыз туганы бар. 1987 елдан 1997 елга кадәр Ашхабадтагы 43нче урта мәктәптә, 1997 елдан 2001 елга кадәр «инженер-технолог» белгечлеге буенча Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университетында укый . 2001 елның июленнән ноябрьгә кадәр ул Төрекмәнстан Азык-төлек сәнәгате ассоциациясенең Тышкы икътисадый элемтәләр дирекциясендә эшләгән, шуннан соң ике ел мәҗбүри хәрби хезмәт уза. 2003 елдан 2008 елга кадәр янәдән Азык-төлек сәнәгате ассоциациясендә Җиләк-җимеш һәм яшелчә һәм алкогольсез сыра һәм шәраб бүлекләрендә эшли.
2008 елдан 2011 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укып, «халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча диплом ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстанның Мәскәүдәге илчелегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкара.
2011 елдан 2013 елга кадәр ул Женева Куркынычсызлык сәясәте үзәгендә укый, «Аурупа һәм халыкара куркынычсызлык мәсьәләләре» буенча аспирант дәрәҗәсен ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Төрекмәнстан вәкиллегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкаручы була.
2013 елның августыннан декабрь аена кадәр ул Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Аурупа департаменты җитәкчесе вазифасын башкара.
2013 елдан 2016 елга кадәр Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Углеводород ресурслары белән идарә итү һәм куллану буенча дәүләт агентлыгы директорының урынбасары, 2016 елдан 2017 елга кадәр Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мәгълүмат департаменты рәисе булган.
2014 елның 18 августында Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Фәннәр академиясендә «фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2015 елның июлендә аңа «техник фәннәр докторы» гыйльи дәрәҗәсе бирелә.
Төркмәнстанның дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары аны еш кына «Милләт улы» дип атый.
Сәяси карьера
2016 елның ноябрендә Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Аһал вилаяте Душак 25нче парламент округыннан ил парламенты – урын ала. 2018 елның мартында, округта бирелгән 90 % тан артык тавышны җыеп, Төрекмәнстан Мәҗлесенә яңадан сайлана. 2017 елның мартыннан Закон чыгару һәм нормалар буенча комитетны җитәкли.
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, 2018 елның мартында Төрекмәнстанның чит ил эшләре министры урынбасары итеп билгеләнгәннән соң, сәяси игътибар үзәгендә була.
2019 елның гыйнварында Төрекмәнстан элитасының күпчелегенең туган төбәге – Аһал вилаяте губернаторы урынбасары вазифасына күчерелә. 2019 елның июнендә Аһал вилаяте губернаторы (хәким), 2020 елның февралендә Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш материаллары министры, 2021 елның 11 февралендә яңа вазифага – Төрекмәнстан Министрлар Кабинетының инновацияләр һәм цифрлаштыру буенча рәис урынбасары (бер үк вакытта Төрекмәнстанның Дәүләт куркынычсызлыгы советы әгъзасы һәм Югары контроль палатасы рәисе) итеп билгеләнә , 2021 елның 9 июлендә Дәүләт куркынычсызлыгы советында һәм Югары контроль палатасындагы вазифаларыннан азат ителә, һәм рәис урынбасары сыйфатында аңа «икътисадый һәм банк мәсьәләләре һәм халыкара финанс оешмалары» өчен конкрет җаваплылык белән икътисад һәм финанслар портфеле бирелә .
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ― Төрекмәнстанның Алабай этләре ассоциациясе рәисе (2021 елдан президенты) һәм Халыкара Ахалтәкә атлары ассоциациясе вице-президенты.
Хәрби хезмәт 2001―2003 елларда мәҗбүри хәрби хезмәт үткән. 2017 елның 27 октябрендә майордан подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аны хезмәт буенча алга җибәрү тантанасы Төрекмәнстанның Милли телевидениесе аша трансляцияләнә. Аның нинди гаскәрләрдә хезмәт итүе билгеле түгел, әмма 2021 елның 7 мартында аны җилкәсендә «Төрекмәнстан Кораллы Көчләре» нашивкасы белән Милли телевидение аша күрсәтәләр. Шул ук видеода ул «полковник» дәрәҗәсен күрсәткән погоннар белән төшереп алынган, ә аңа «Төрекмәнстанның Ватан сакчысы» (Türkmenistanyň Watan goragçysy) дигән мактаулы исем бирү турындагы указда «полковник» дип аталган See video at 7:32..
Гаиләсе Өйләнгән, дүрт баласы (улы, өч кызы) бар . Россия чит ил эшләре министрлыгы Дипломатик академиясендә бергә укыган курсташы аны «тыныч холыклы» һәм «тыйнак» итеп сурәтләгән. Остазлары һәм башка сыйныфташлары аны «тыйнак, ярдәмчел, ягымлы һәм тыныч кеше» буларак тасвирлыйлар .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Бәйсез Төрекмәнстанга бөек мәхәббәт өчен» (Garaşsyz Türkmenistana bolan beýik söýgüsi üçin) ордены «Magtymguly Pyragy» медале 2017 – «Mälikguly Berdimuhamedow» медале «Төрекмәнстан бәйсезлегенә 25 ел» (Тürkmenistanyň Garaşsyzlygynyň 25 ýyllygyna) юбилей медале «Төрекмәнстан нейтралитетына 25 ел» (Türkmenistanyň Bitaraplygynyň 25 ýyllygyna) юбилей медале 2017 – Төрекмәнстанның атказанган тренеры (Türkmenistanyň at gazanan tälimçisi) 2021 – Төрекмәнстанның атказанган эт багучысы () 2021 – «Төрекмәнстанның Ватан сакчысы» (Türkmenistanyň Watan goragçysy) 2021 – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2022 ― Дуслык ордены (Россия) ― Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстан арасында стратегик партнерлыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Дәүләт җитәкчеләренең балалары Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Мәхтүмколый Фраги медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Төрекмәнстан дәүләт эшлеклеләре Төркем:Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ Чит ил эшләре министрлыгы Дипломатия академиясен тәмамлаучылар Төркем:Төрекмәнстан дипломатлары Төркем:Төрекмәнстан министрлары Төркем:Төрекмәнстан президентлары Төркем:Дәүләт башлыклары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр