Парацетамол. Бу дару АСК, ибупрофен кебек ашказанын ярсытмый, тик парацетамол бавырга зыянлы. Ул бавырлары авыру булган кешеләр өчен бигрәк тә куркыныч. Әгәр авыру кеше парацетамол кабул итеп, көненә 3 рюмка аракы яки 3 бокал шәраб эчсә, бу бавырның кире кайт­ мас үзгәрешләренә, көчле катлаулануларга китерергә мөмкин. Махмыр вакытында баш авыртуын басар өчен, беркайчан да бу даруны кулланма­ гыз. Даруның бер тапкыр кабул итү дозасын 0,5 г нан арттырмагыз. Парацетамолны башка дарулар белән эчсәгез, аларның составына игътибар итегез, чөнки аларда да парацетамол булырга һәм авыру өчен аның дозасы артып китәргә мөмкин.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Медицина Төркем:Фармакология