Богатырев, Богатырёв ― фамилия. Василий Богатырев (1871—1941), сынчы, педагог. «Мулланур Вахитов» (1920), «Эшче-металлист» (1921) һәйкәлләре авторы. Владимир Богатырёв (1974), икътисад фәннәре докторы, профессор. Самар милли тикшеренү университеты ректоры (2019 елдан). Сергей Богатырев (1929—1995), Казан дары заводы генераль директоры (1975―1994). СССР дәүләт премиясе иясе (1976, 1991).

Ирина Богатырёва (1982), язучы, музыкант, фольклорчы, әдәби премияләр лауреаты.

Төркем:Фамилияләр