Футбол буенча Татарстан чемпионаты — ел саен Россиянең футбол буенча дүртенче дивизионы кысаларында Татарстан Республикасы һәвәскәр командалары арасында үткәрелә торган футбол турниры.
1970 елда «Татарстан АССР чемпионаты» исеме астында нигез салына, ССРБ таркалганнан соң, 1993 елда «Татарстан Республикасы чемпионаты» дип атала. Татарстан Республикасы футбол федерациясе эгидасы астында үткәрелә, ул, үз чиратында, Россия футбол берлегенә буйсына.
Үткәрү структурасы Республика чемпионаты лига системасыннан тора: Югары лига (иерархиядә иң югары), Беренче лига һәм Икенче лига. Югары лига җиңүчесе өченче дивизионның «Идел буе» Төбәкара футбол берлегендә уйнарга хокуклы.
Ел саен республика чемпионы Татарстан Кубогы иясе белән Суперкубок өчен матч уйный. Кышын «Татарстан Республикасының Кышкы чемпионаты» үткәрелә. Шулай ук февраль аенда Профессиональ футбол лигасы командалары арасында «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе кубогы» үткәрелә.
Республика чемпионнары ЕлҖиңүчеКөмеш призёрБакыр призёр1993(билгесез)(билгесез)(билгесез)1994(билгесез)(билгесез)(билгесез)1995(билгесез)(билгесез)(билгесез)1996«Факел» Яр Чаллы«Старт» Зәй«Энергетик» Бөгелмә1997«Волга» Васильево«Нефтяник» Баулы«Мензеля» Минзәлә1998(билгесез)(билгесез)(билгесез)1999«Нефтехимик» Түбән Кама«Стрела» Казан«Аверс» Чистай2000(билгесез)(билгесез)(билгесез)2001КАМАЗ-Д Яр Чаллы«Арсенал» Түбән Кама«Нефтяник» Бөгелмә2002КАМАЗ-Д Яр Чаллы«Позис» Яшел Үзән«Нефтяник» Бөгелмә2003«Искра» Казан«Нефтяник» Бөгелмә«Ново-Заречье» Казан2004Чистай ФК «Нефтяник» Бөгелмә«Позис»-2 Яшел Үзән2005«Авангард» Яшел ҮзәнННПЗ Түбән Кама«Нефтяник» Бөгелмә2006«Бугульма-Рунако»«Авангард» Яшел Үзән«Шинник» Түбән Кама2007«Шинник» Түбән Кама«Авангард» Яшел Үзән«Нефтяник» Бөгелмә2008«Авангард» Яшел Үзән«Шинник» Түбән Кама«Нефтяник» Бөгелмә2009«Шинник» Түбән Кама«Нефтеград» Әлмәт«Нефтяник» Бөгелмә2010«Шинник» Түбән Кама«ТароЛайт» Казан«Рубин»-2 Казан2011«Шинник» Түбән Кама«Спутник» БЯСМ Әгерҗе«ТароЛайт» Казан2012«Шинник» Түбән КамаЯшел Үзән ФК«Бугульма-Рунако»2013«Бугульма-Рунако»Яшел Үзән ФК«Шинник» Түбән Кама2014«Бугульма-Рунако»«Мотор» Казан«Рубин»-М Казан2015«Шинник» Түбән Кама«Бугульма-Рунако»(билгесез)2016Яшел Үзән ФК«Шинник» Түбән Кама«Бугульма-Рунако»2017«Бугульма-Рунако»«Шинник» Түбән КамаМотор Академия2018«Бугульма-Рунако»«Шинник» Түбән Кама«Энергетик» Бөгелмә2019«Бугульма-Рунако»«Делин» Ижау«Энергетик» Бөгелмә2020«Авангард» Яшел Үзән«Нефтехимик-Д» Түбән Кама«Смена» Казан2021«Нэфис» Казан«Нефтяник» Бөгелмә«Шинник» Түбән Кама
Сылтамалар
Сайт Федерации футбола республики Татарстан ИСТОРИЯ РЕГИОНАЛЬНЫХ ТУРНИРОВ РОССИИ ПО ФУТБОЛУ. РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН Чемпионат Татарстана по футболу 2020 Төркем:Татарстанда спорт