«А» төрен почмак колачы өскә һәм аска карау арасында > 10пД булса ачыклыйлар. Бинокуляр күрү шартларында бу укыганда кыенлыкларга китерә.
Сәбәпләре • Өске кыек мускулның беренчел гиперфункциясе карашның башлангыч торышында экзодевиация белән бергә була.
• Аскы кыекның гипофункциясе/параличы өске кыек мускулның гипофункциясе белән бергә була.
• Аскы туры мускулның гипофункциясе.
Дәвалау Кыек мускулларның дисфункциясе белән авыруларга өске кыек мускулның арткы тенотомиясе күрсәтелә. Кыек мускуллар функциясе сакланса, дәвалау түбәндәгедән тора.
1. Эзотропия, «А» төрен(рәс. 20.67а) эчке туры мускулларның ике яклы рецессиясе белән аларның сеңерләрен аска күчерү белән юк итәләр.
2. Экзотропия, «А» төрен(рәс. 20.67б) тышкы туры мускулларның ике яклы рецессиясе белән аларның сеңерләрен аска күчерү белән юк итәләр. Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары