Уляницкий Владимир Антонович (30 гыйнвар (11 февраль) 1854, Мәскәү - 1920 ) - Россия юристы, тарихчы, халыкара хокук докторы (1900), профессор.
Биография Владимир Уляницкий 1854 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә туган. 3 нче Мәскәү гимназиясен тәмамлагач , ул Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә.
1874 елда ул университетны тәмамлый һәм Дәүләт хокукы кафедрасында кала Дьяков В. А. Славяноведение в дореволюционной России: биобиблиографический словарь. Наука, 1979 .
1877 елда ул халыкара хокук буенча магистр имтиханын тапшыра.
1878-1899 елларда Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү төп архивында эшли.
1883 елда ул халыкара хокук буенча «Очерки дипломатической истории Восточного вопроса. Дарданеллы, Босфор и Черное море в XVIII в.» темасына магистр дәрәҗәсе өчен диссертация яклый, аның хезмәте 1885 елда Россия Фәннәр академиясенең Уваров премиясенә лаек була.
1885-1899 елларда халыкара хокук теориясеннән лекция укый һәм Мәскәү университетының Халыкара хокук кафедрасы приват-доцент вазифасында дипломатия тарихы буенча махсус курс алып бара.
Владимир Уляницкий 1898 елдан - Халык мәгарифе министрлыгының археографик комиссия әгъзасы. Шул ук вакытта ул «Русский курьер», «Земство», «Московский телеграф», «Русские ведомости» газеталарында тышкы сәясәт бүлекләре хезмәткәре була 1893 елда ул Мәскәү археологик җәмгыяте әгъзасыДьяков В. А. Славяноведение в дореволюционной России: биобиблиографический словарь. Наука, 1979 .
1899 елда Уляницкий Харьков университетының Халыкара хокук кафедрасы ассистенты итеп билгеләнә, бер үк вакытта докторлык диссертациясе өстендә дә эшли («Русские консульства за границей в XVIII в.»)). Харьковта соңрак ул ординар профессор булып хезмәт итә. 1900 елда докторлык диссертациясен яклый .
1901 елда Томск университетының Халыкара хокук кафедрасына ординар профессор итеп күчерелә, университетның юридик җәмгыяте председателе итеп сайлана .
1911 елдан гомеренең ахырына кадәр ул Казан университетында эшли.
Төп хезмәтләре
«Турция, Россия и Европа с точки зрения международного права» (1877), «Очерки дипломатической истории Восточного вопроса. Дарданеллы, Босфор и Черное море в XVIII в.» (1883), «Материалы для истории отношений между Молдавией, Валахией, Польшей и Россией в XIV—XV вв.» (1888), «Международные отношения во Владимиро-Московском княжестве в XIV—XV вв.» (1893), «Из истории документов Немировского конгресса» (1894), «» (1899), «Материалы к истории Восточного вопроса в 1808—1813 гг.» (1901), «Международное право» (1911).
Искәрмәләр
Әдәбият
Пасещенко Г. В. Уляницкий Владимир Антонович // ISBN 978-966-00-1359-9. Уляницкий Владимир Антонович // Юридична енциклопедія Владимир Иванович Вернадский и Украина. Т. 1, кн. 2: Владимир Иванович Вернадский. Избранные труды — K., 2011. — 584 с. Юридический факультет Харьковского университета за первые 100 лет его существования (1805—1905). X., 1908; Грабарь В. Э. Материалы к истории литературы международного права в России (1647—1917). М., 1958.
Төркем:Фән докторлары Төркем:1920 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1854 елда туганнар Төркем:11 февраль көнне туганнар Төркем:Казан университеты профессорлары