Гвинеядә ислам (, ) ― күпчелек дине. 2013 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының (12 млн кеше, 2020 ел) 85 % ы – мөселманнар. Ислам тарафдарларының күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук Кадыйрия һәм Тиҗания суфичылык тарикатьләре вәкилләре дә бар.
Тарих
Гвинеядә ил халкының 85 % ы – мөселманнар, 8 % ы ― христианнар, 7 % ы ― җирле традицион диннәргә (анимизм) ышанучылар "Guinea 2012 International Religious Freedom Report", US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor..
Ислам дине туган җире Гарәп ярымутравыннан Африкага тарала. Хәзерге Гвинеянең бер өлешен, шулай ук башка милләтләрне үз эченә алган нигез салучы (1217―1255) мөселман булмаган, әмма 1300 елга аның варислары мөселман динен кабул иткән булган . Империянең унынчы хакиме (1280―1337) исламны дәүләт дине итеп билгели .
XVII гасыр ахырына Гвинеянең таулы төбәге ислам диненең таянычына әйләнә . 1725 елда мөселман теократик дәүләтенә ― нигез салынган Фута-Джаллон. БРЭ (1896―1912 елларда Франция протектораты).
1891 елда нигез салына, хәзерге Гвинея территориясе колониаль идарә кул астына күчкән.
XX гасырда Пакистаннан килгән мөһаҗирләр белән илгә әхмәдиячеләр хәрәкәте үтеп кергән .
Бәйсезлек алгач 1958 елда Гвинея Франциядән бәйсезлеккә ирешкәч, аның беренче Президенты марксист илдә Ислам йогынтысын киметергә омтылган, әмма популярлыгы кимегәч, 1970-елларда, үз идарәсен законлаштыру өчен, мөселман институтларын файдаланырга омтылган .
Әхмәд Секу Туре Гвинея башкаласы Согуд Гарәбстаны короле акчасына төзеткән . 1982 елда ачылган әлеге мәчет ― Көнбатыш Африкадагы иң зур (10 000 кешене сыйдыручы) мәчет .
Мәгариф Гвинеянең мәҗбүри белем бирү программасы динне өйрәнүне үз эченә алмый, әмма бөтен ил буенча, бигрәк тә Фута-Җәллонда, күп кенә Ислам мәктәпләре бар . Кайбер мәдрәсәләр Согуд Гарәбстаны, Күвәйт һәм Фарсы култыгының башка бай ислам дәүләтләреннән финанс ярдәме алып эшли .
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Гвинеядә ислам