— япон геймдизайнеры, сценарист һәм продюсер. Metal Gear уеннар сериясен булдыручы буларак билгеле. Kojima Productions компаниясенә нигез салучы.

Тормыш юлы Хидэо Кодзима 1963 елның 24 августында Токиода туган. Аңа дүрт яшь булганда, аның гаиләсе Осакага күченә. Хидэоның әтисе Икенче бөтендөнья сугышы һәм Токио бомбардировкасы кичергән. Кодзима сүзләренә караганда, аның балачак истәлекләре үлем белән бәйле була: ул чак кына елгада батып үлми, котырган эт аңа һөҗүм иткән, аны чак кына поезд бәрдермәгән. Хидэога 13 яшь булганда әтисе вафат була. Карьера

1986 елда Кодзима Konami компаниясенә MSX өй компьютеры өчен проектлар белән шөгыльләнүче бүлекчәгә дизайнер вазыйфасына кабул ителә. Penguin Adventure — Кодзиманың эшләнмәләр җитәкчесе ассистенты сыйфатында эшләгән беренче уены. Lost Warld — Кодзима эшләгән беренче проект, Konami тарафыннан гамәлдән чыгарылган. Беренче чыгарылган проекты — MSX 2 стандартлы компьютерлар өчен Metal Gear уены.

1988 елда Кодзима Snatcher, киберпанк элементлары белән маҗаралы видео уен булдыруда катнаша. Тәнкыйтькә карамастан, проект шактый уңышлы була.

2005 елның 1 апрелендә Кодзима командасы Kojima Production үз студиясен ала. Студия ун ел эчендә Konami бүлекчәсе сыйфатында, төрле платформалар өчен Metal Gear уеннары сериясен чыгара: Metal Gear Solid 3: Subsistence, Metal Gear Acid 2, Metal Gear Solid: Digital Graphic Novel, Metal Gear Solid: Portable Ops, Lunar Knights, Metal Gear Solid: Peace Walker, Metal Gear Rising: Revengeance, Metal Gear Solid: Snake Eater 3D.

Бер вакытта Konami белән уен дизайнеры арасында конфликт килеп чыга. 2015 елның 15 декабрендә Кодзима Konami дан китә, ә Kojima Productions таркала. 16 декабрьдә, Кодзима Sony Computer Entertainment компаниясе вәкилләре белән берлектә Kojima Productions бәйсез студия буларак яңадан торгызу һәм PlayStation 4 уен приставкасы өчен яңа уен эшләү нияте турында игълан итә. Death Stranding исеме астында уен E3 2016 күргәзмәсендә алдан игълан ителә.

Бүләкләр һәм танылу Newsweek Кодзиманы 2002 елның иң яхшы 10 кешесе исемлегенә керткән. 2008 елда Next-Gen журналы аны «Hot 100 Developers 2008» исемлегендә җиденче урынга урнаштырган.

Ике тапкыр Гиннесс рекордлар китабына кертелә (2008, 2019).

Россиядә Metal Gear Solid V: The Phantom Pain уены чыкканнан соң «Кодзима — гений» һәм «A X BY HIDEO KOJIMA» фразалары мемга әверелә. Шуннан соң Хидэо үзенең Инстаграмында, ул аңламаган рус телле шәрехләрнең күп булуына зарлана.

2019 елның октябрендә Death Stranding уенын чыгаруга багышланган промо кампаниясе кысаларында Россиядә була. Визит барышында «Игромир-2019» күргәзмәсендә була.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Рәсми блог

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1963 елда туганнар Төркем:24 август көнне туганнар Төркем:Япониядә туганнар