Хакан Шөкер (; 1971 елның 1 сентябре, Адапазары, Сакарья, Төркия) — төрек футболчысы, һөҗүмче. Күп еллар дәвамында (тәнәфесләр белән) Истанбулның «Галатасарай» командасы өчен чыгыш ясый. 2008 елда футболчы «Галатасарай» белән контрактны озайтмый һәм карьерасын тәмамлый. Соңрак сәяси карьераны башлый.

Тормыш юлы Хакан Шөкер 1971 елның 29 июлендә туа, әмма туу датасында 1971 елның 1 сентябрендә Сакарьяда Адаптазар шәһәрләрендә туган дип язылган. Албан тамырлары бар, аның әтисе, Сәрмәт Шөкер () — Приштинадан (Сербия) иммигрант; әнисе, Нәрмин Шөкер () — Өскептән (Македония) иммигрантка. Ул Ahmet Akkoç мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда баскетбол командасы әгъзасы була. Әтисе йогынтысында ун яшендә футбол белән мавыга. Хакан Шөкүр футбол карьерасын үзенең туган Адапазары шәһәрендә «Сакарьяспор» клубында башлаган.

Клуб карьерасы Шөкер 2008 елга кадәр «Галатасарай» өчен чыгыш ясый, анда 10 сезоннан артык вакыт уздыра. 2000 елда ул Миланның «Интер» клубына күчә, аннары «Парма»да һәм инглиз «Блэкберн Роверс» клубларында уйный, шуннан соң 2003 елда Истамбул клубына әйләнеп кайта. 2008 елда Окан Бурук белән бергә клубтан китә (Хакан үзенең клубыннан китүе турында 2007 елның ноябрендә ук игълан итә).

2002 елгы дөнья чемпионатында Шөкер уйнаган Төркиянең милли җыелма командасы турнирның ярымфиналына барып җитә, анда булачак чемпионнарга, бразилиялеләргә оттыралар. Шөкер үзе оптималь формада булмаса да, ул 3 нче урын өчен матчта үз талантын күрсәтә — Көньяк Корея җыелма командасына дөнья чемпионатлары тарихында иң тиз гол кертә, уен башланганнан соң 9,8 секундтан соң" Hakan Sukur Biography & Football Interviews or Soccer News, Video & Photos .

Шөкер ил җыелмасы өчен үзенең йөзенче матчын 2006 елгы дөнья чемпионатында Украинага каршы сайлап алу турнирында уйный. Ул мондый нәтиҗәгә ирешкән өченче төрек футболчысы — Бөлент Коркмаз һәм Рөштө Речбердан соң.

Аның Төркиядә популярлыгы һәм танылуы зур була, 1995 елда аның туен телевидение аша турыдан-туры эфирда күрсәтәләр.

Сәяси карьера Футболдан киткәннән соң сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 2013 елның декабренә кадәр Гаделлек һәм үсеш партиясе әгъзасы булып тораПрокуратура выдала ордер на арест экс-депутата и бывшего игрока сборной Турции по футболу Хакана Шукюра. 2011 елда аннан Бөек милли җыелыш әгъзасы итеп сайланаThe Turkey and Galatasaray legend has been elected as an MP as part of the ruling AK Party. 2015 елның декабрендә, гүләнчеләр белән бәйләнештә гаепләнүдән соң, Төркиядән китәВласти Турции обвинили в терроризме бывшего игрока футбольной сборной Хакана Шукюра. 2016 елның февралендә Твиттерда хәбәре өчен Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганны мыскыл итүдә гаепләнәFormer Turkish football star charged with insulting President Erdoğan . АКШта яши, Вашингтонда таксист булып эшли һәм китаплар сатаEx-futebolista turco foge do regime de Erdogan e agora conduz um Uber em Washington.

Казанышлар Команда өчен

«Галатасарай»

Төркия чемпионы: 1992/93, 1993/94, 1996/97, 1997/98, 1998/99, 1999/00, 2005/06, 2007/08 Төркия Кубогы иясе: 1987/88, 1992/93, 1995/96, 1998/99, 1999/00, 2004/05 Президент Кубогы иясе: 1992/93, 1995/96, 1996/97 Премьер-министр Кубогы иясе: 1995 УЕФА Кубогы иясе: 1999/00 TSYD Кубогы иясе: 1995

«Парма»

Италия Кубогы иясе: 2001/02

Төркия милли җыелмасы

Дөнья чемпионатының бакыр призёры: 2002

Шәхси

Көмеш бутса (1998). FIFA версиясе буенча иң яхшы бомбардир (1997 ел) FIFA версиясе буенча дөньяда иң яхшы һөҗүмче (1997 ел) 1994 елда Азиянең иң яхшы футболчысы. Төркиядә илле ел эчендә иң яхшы футболчысы (1954—2003 еллар чоры өчен, УЕФАның 50 еллыгына юбилей бүләге). 1998 елда FIFAдан дөньяның иң яхшы бомбардиры буларак бүләк ала. Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 1996/97, 1997/98, 1998/99. Төркия Суперлигасы тарихында иң яхшы бомбардир. Барлыгы 400дән артык гол керткән. Төркия җыелма командасы өчен 100дән артык матч уйный. Дөнья чемпионатлары тарихында иң тиз голны кертә — 10.8 секундта. Төркия җыелмасында иң нәтиҗәле уенчы — 112 очрашуда 51 гол. Сезонда иң яхшы нәтиҗә — 34 уенда 38 гол. IFFHSның милли чемпионатларның иң яхшы бомбардиры призы иясе: 1997.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркия җыелма командасы өчен статистикасы Фан-сайты Хакан Шөкер турында UEFA.com сайтындагы мәкалә National Football Teams сайтында профиле

Төркем:Төркия футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1971 елда туганнар Төркем:1 сентябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар