Истанбул Парк (, ) — Төркиянең башкаласы Истанбул шәһәрендә төзелгән узышу трассасы. Узыш треклары архитекторы Герман Тильке тарафыннан проектланган һәм 2005 елның 21 августында ачылган. Формула-1нең Төркия Гран-приен уздыру өчен кулланыла.
Тарих Бу автодром — Герман Тилкеның дүртенче мөстәкыйль проекты. Комплекс төзелеше 2004 елның декабрендә башланган. Объектның гомуми мәйданы 221,5 га тәшкил итә (комплексның мәйданы — 173 га). Төзелешкә 230 миллион доллар тотылганАвтодром Экклстоуна. Трасса Истанбулның азия өлешендә, Истанбул-Әнкара автострадасы янында, Сабихи Гекчен исемендәге Истанбул аэропортыннан ерак түгел урнашкан.
Истанбул паркы 2005 елның 21 августында, беренче Төркия Гран-прие өчен ачыла, анда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңә. Бер елдан соң Фелипе Масса (Ferrari) җиңү яулый, 2007 ел сезонында үз уңышын кабатлый.
Инфраструктура
Төп трибунаның сыйдырышлыгы 25 000 кеше тәшкил итә, ә гомуми сыйдырышлыгы 155 000 тамашачыга җитә. Паддок ике дәрәҗәдән тора: ярышта катнашучы командалар беренче дәрәҗәдә һәм тамашачылар өчен 5000 урынга исәпләнгән структуралар икенче дәрәҗәдә урнашкан. Паддок ахырында VIP-персоналар өчен 7 катлы ике манара урнашкан.
Конфигурация
Истанбул Парк автодромы узыш сәгатькә каршы үткәрелә торган аз санлы трассаларның берсе (2009 ел сезонында мондый автодромнар дүртәү булган: Истанбул Парк, Марина Бэй, Интерлагос һәм Яс Марина). 5 338 метр озынлыктагы һәм уртача 15 метр киңлектәге (14тән 21,5 метрга кадәр) ярыш трассасы 14 борылыштан тора. Трассаның иң кискен борылышының радиусы 15 метр. Туры старт/финиш сызыгы озынлыгы 655,5 метр. Шул ук вакытта куркынычсызлык дәрәҗәсе Формула-1 автодромнары арасында иң югарыларның берсе.
Әйләнеш рекорды ЕлОзынлыгы (м)Транспорт чарасыКвалификациядә әйләнеш рекордыУзышта әйләнеш рекорды20055 338McLaren MP4-201:26,295 (2010, Марк Уэббер)1:24,770 (2005, Хуан Пабло Монтойя)
Гран-при җиңүчеләре Сезон#ПилотКонструктор20051 Кими РайкконенMcLaren-Mercedes20062 Фелипе МассаFerrari20073 Фелипе МассаFerrari20084 Фелипе МассаFerrari20095 Дженсон БаттонBrawn GP20106 Льюис ХэмилтонMcLaren-Mercedes20117 Себастьян ФеттельRed Bull-Renault2012-2019Үткәрелмәгән20208 Льюис ХэмилтонMercedes
Башка узышлар Формула-1дән тыш, автодромда башка ярышлар да үткәрелә. 2005 елда бирегә DTM һәм LMS, 2005 һәм 2006 елларда — WTCC һәм Реноның Дөнья сериясе, 2005—2007 елларда — MotoGP килә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт Истанбул-Парк. Автодром Берни
Төркем:Формула-1 трассалары