20px Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең Чучхе тәкъвимендә 103 елы. Татарстанда — Мәдәният елы.

Вакыйгалар Гыйнвар 1 гыйнвар — Латвия евро акча берәмлеген куллана башлыйЛатвия официально стала 18-м членом еврозоны . 9 гыйнвар — Әнкарада коррупция эшен ачыклауда катнашкан 350-ләп полиция хезмәткәре эштән алындыАнкарада 350-ләп полиция хезмәткәре эштән алынды.

9 гыйнвар — Уфа шәһәрендә Башкортстандагы мәктәп укучыларының Татар теле олимпиадасы башланды. Катнашучылар саны 158 булган.Телебезнең киләчәге алар кулында! 10 гыйнвар — Казанның «Рубин» клубы тренер Ринат Билалетдинов белән килешү төзи, килешү ел ярым вакытка исәпләнгән.. 15 гыйнвар — Казанда хәләл супермаркет («Бәхетле») ачылды"Бәхетле" җитәкчесе: Акча эшлим дип өскә гөнаһ аласы килми. 22 гыйнвар — Саранск шәһәрендә Мордовиядәге мәктәп укучыларының татар теле олимпиадасы башланды. Катнашучылар саны 35 булган. 27 гыйнвар — Гондурас президенты вазифаларына Хуан Орландо Эрнандес керештеВ Гондурасе официально вступил в должность новый президент страны Хуан Орландо Эрнандес . 30 гыйнвар — Гарвард университеты галимнәре MITRE Corporation ширкәте белән бергә дөньяда беренче нанопроцессорны (nanoFSM) ясап чыктылыр.Специалисты разработали первый в мире нанопроцессор

Февраль

1 февраль — «Ана теле» онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады"Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. 7 февраль — Сочида (Россия) XXII Кышкы Олимпия уеннары башланды. 7 февраль — Татарстан гербы кабул ителүгә 22 ел тулды Татар активистлары Татарстан гербын искә алды. 17 февраль — Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаена 25 ел тулдыТатар иҗтимагый үзәгенең I корылтаена 25 ел. 18—21 февраль — Киевта милиция көчләре белән протестчылар арасындагы көчле бәрелешләрКиев урамнарында киңкүләм бәрелешләр. 22 февраль — Украина парламенты — Югары рада президент Виктор Януковичка импичмент белдердеЮгары Рада Януковичны вазифасыннан читләштерде. 23 февраль — XXII Кышкы Олимпия уеннары тәмамланды.

Март 200px|thumb|right|Татарстан делегациясенең Кырымга бару уңае белән ясалган карикатура 1 март — Россия парламентының «кесә» Югары палатасы — «Федерация шурасы», В. Путинга Украинага гаскәрләр кертергә «рөхсәт бирде».Совет Федерации разрешил использовать ВС России на Украине.. 2 март — «Оскар» премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы фильм номинациясендә җиңүне «12 еллык коллык» фильмы яуладыОскар тантанасында Украина искә алынды. 2 март — Акмәчеттә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм Батров һәм Татарстан президенты аппараты вәкиле Рөстәм Гайнетдинов Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очраштылар. Очрашуда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров та катнаштыТатарстан мөфтие: "Кырымга танышу өчен килдек". 5 март — Акмәсҗиттә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан хөкүмәте делегациясе белән Россия яклы Кырым Мохтари Җөмһүриятенең хөкүмәте вәкилләре арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.Татарстан киләчәк язмышы анык булмаган Кырым белән килешү имзаладыhttp://www.vedomosti.ru/politics/news/23618621/prezident-tatarstana-priehal-v-krym Президент Татарстана приехал в КрымTatarstan İlbaşı Qırımda 8 март — Малайзиянең Boeing 777—200227 очкычы 227 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасы белән бергә Көньяк Кытай диңгезе өстеннән барганда «җир» белән элемтәсен югалта һәм юкка чыгаПремьер Малайзии: зона поисков пропавшего самолета Boeing расширена.. 16 март — Кырым автономиясендә Кырым бәйсезлеге турында референдум уза. 17 март — Казанда «Татар кызы» бәйгесе узды."Татар кызы" бәйгесе быел саф татарча узды. 18 март — Владимир Путин Кырымның Россия Федерациясе составына кертелүе турында «килешү» имзалыйПутин Кырымны Россиягә кушу килешүен имзалады. 21 март — Башкортстанның мәдәният министрлыгы Әлмәт татар театрының Уфадагы гастрольләрен вакытыннан алда туктата. Әлмәт театры Уфадан куып кайтарылдыӘлмәт театры: гаепсез гаеплеләр. 22 март — Төрки дөнья Нәүрүз бәйрәмен билгеләндеКазанда Нәүрүз быел зурлап оештырылды. 27 март — БМО Генераль Ассамблеясе абсолют күпчелек тавыш белән Кырым статусы буенча референдумның канунсыз икәнлекне таный.

Апрель 7 апрель — Украина президенты вәкаләтләрен башкаручы Александр Турчинов көнчыгыш өлкәләрдә террорчыларга каршы көч операциясе башлау турында боерык чыгара. 12 апрель — Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең ХI корылтае урамда узды"Хакимиятләр 25 еллык корылтайны үткәртмичә провокация ясарга теләде". 15 апрель — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәре барышында җирле татарлар белән очраштыМиңнеханов Кытай сәфәрен татарлар белән очрашудан башлады. 16 апрель — Казанда Тәртип FM радиостанциясе үз эшен яңадан башлады. 20 апрель — Казан үзәгеннән, полициядән каршылыкка очрамыйча, Спартак җанатарларының экстремистик маршы узды.«Твори бардак – мы здесь проездом!» 21 апрель — Владимир Путин кырымтатар халкы һәм Совет чорында репрессияләнгән Кырымның башка халыкларын реабилитацияләү турындагы карарын имзалады. 23 апрель — Казанда «Татар-дозор» акциясе узды"Татар дозор" 30дан артык кибеттә татар теле кулланылышын тикшергән. 25 апрель — Татарстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләдеТатарстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләде. 26 апрель — Казанда Мин татарча сөйләшәм акциясенә йомгак ясалдыКазанда "Мин татарча сөйләшәм!”гә йомгак ясалды. 29 апрель — Гарвардта җәдитчелек турында конференция уздыҺарвардта җәдитчелек хакында фикер алыштылар. 30 апрель — Ялкын журналы Камал театрында 90 еллыгын билгеләп үтте"Ялкын" журналы 90 еллыгын билгеләде. 30 апрель — Татар теле һәм әдәбияттан халыкара олимпиаданың җиңүчеләре игълан ителде. Токио чит телләр университеты студенты Юто Хишияма һәм Татарстан кызы Илүзә Гайфуллина Гран-прига лаек булдыТокио егете һәм Апас кызы татар теленнән халыкара олимпиадада җиңделәр.

Май 12 май — Мордовия республикасы хөкүмәтенең «мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәте»нә турындагы карары буенча мөселман гаиләләреннән булган кызларга мәктәпләргә һәм башка уку йортларына яулык бәйләп килү тыелган."Соңгы тапкыр авылда яулыкны 1937 елда салдырганнар" 18 май — администрация тарафыннан Кырымда Кырым татарлары сөргененә багышланган матәм йөрешләре тыелды. 25 май — Украинада вакытыннан алда президент сайлаулары уза. Петр Порошенко җиңү яулый.

Июнь 12 июнь — Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) Футбол буенча дөнья чемпионаты башланып китте. 23 июнь — Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелгән.

Июль 13 июль — Алмания җыелма командасы финалда Аргентина командасын отып, 4-нче тапкыр футбол буенча Дөнья беренчелеге яуладыГермания такымы Дөнья футбол беренчелегендә җиңү яулады. 15 июль — Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионаты башланып китте. 15 июль — Мәскәү метросында 3 вагун рельслардан чыгып, һәләкат килеп чыга. 17 июль — Донецки өлкәсендә 280 пассажир һәм 15 кешелек экипаж белән Малайзиянең Boeing 777 ракета белән бәреп төшерелгән. 28 июль — Ураза бәйрәме билгеләнә.

Август 7 август — Россия хөкүмәтбашы Д. Медведев боерыгы белән АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә җитештерелгән азык-төлекне Россиягә кертү бер елга тыела. Чит илдән азык-төлек кертүне тыю халыкны аптырашта калдырды 29 август — БР-ның Краснокама һәм Яңавыл районнары табигый афәт — өермәдән зыян күрә. Йөзәрләгән йорт җимерелә, авыллар утсыз кала, ике кешенең гомере өзелә.Гарасат китергән һәлакәт 30 август — Казанда, Казансу буенда композитор Э. Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтелде.http://www.business-gazeta.ru/article/112703/

Сентябрь 2 сентябрь — .tatar доменында приват-теркәлү башланды. 5 сентябрь — Минскида ОБСЕ, Украина һәм Россия катнашлыгында Украинаның көньяк-көнчыгышында барган хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзаланды. 14 сентябрь — Россия төбәкләрендә «Бердәм сайлаулар көне». 18 сентябрь — Шотландия бәйсезлеге буенча референдум Бөекбритания бөтенлеге файдасына тәмамлана.

Октябрь

2 октябрь — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы Милли мәҗлеснең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан ясалган белдерүе өчен шартлы 2 елга хөкем иткән.Бәйрәмова: "Ирегем шартлы рәвештә генә чикләнгән" 4 октябрь — Корбан бәйрәме билгеләнә. 23 октябрь — Пензада Әлмәт татар театрының гастрольләре башлана.Әлмәт театры, Пензада. (Соңгы 70-80 елларда беренче спектакль күренеше!)

Ноябрь 9 ноябрь — Каталония бәйсезлеге буенча референдум.

Декабрь 4 декабрь — Грозныйда матбугат йортын штурмлау. 16 декабрь — Россия валютасы бер көн эчендә бәясен югалткан.Рубль продолжил падение после роста на заявлении Минфина. 18 декабрь — Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе бер төркем татар-мөселманнарга хөкем карары чыгарды. Шулар исәбендә «ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар» бастырган өчен 63 яшьлек Илмир Имаев 3,5 елга төрмәгә хөкем ителде Мөселманнарны җәзалау турында язучы блоггер ирегеннән мәхрүм ителде. 19 декабрь — Quacquarelli Symonds агентлыгы рейтингында КФУ алтынчы унлыкка кергәнQS рейтингы: КФУ алтынчы унлыкка кергән.

Вафатлар

2 гыйнвар — Сәйяр Айдаров (85), архитектура профессоры. 8 гыйнвар — Риф Тойгын (67), шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. 8 гыйнвар — Миңнулла Чинкин (82), атаклы җиңел атлетика тренеры. 11 гыйнвар — Ариэль Шарон (85), Исраил хәрбие, сәясәт һәм дәүләт эшлелесе. 14 гыйнвар — Госман Садә (64), татар шагыйре. 14 гыйнвар — Сәфьян Ибраһимов (87), музыкант, җырлар авторы, Күчмә театрның музыка бүлеге мөдире. 15 гыйнвар — Роза Хәлиуллина (82), татар шагыйрәсе. 26 гыйнвар — Алим Госманов, кырымтатар җырчысы, дирижер. 2 февраль — Филипп Хоффман, АКШ актёры, «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре иясе. 7 февраль — Дамир Шәрәфетдинов (73), тарихчы, журналист. 19 февраль — Айвар Шәрипов, табиб. 26 февраль — Пако де Лусия, испан гитаристы, фламенко башкаручысы. 5 март — Рөстәм Вәлиев (52), гармунчы-виртуоз. 10 март — Равил Фәхретдинов (76), татар тарихчысы-галиме, археолог. 7 апрель — Әсгать Шәйхетдинов (81), татарча көрәш остасы, тренер. 17 апрель — Габриэль Гарсиа Маркес (87), атаклы Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле. 11 май — Гөлчәчәк Галиева (86), татар язучысы. 25 май — Войцех Ярузельский (90), Польша президенты. 27 май — Петер Домокош (78), венгр галиме, фин-угыр халыкларының әдәбиятлары буенча белгеч. 1 июнь — Рөстәм Мингалим (76), татар шагыйре, драматург. 2 июнь — Миргазиян Юныс (87), татар язучысы, публицист, маринист-язучы. 7 июль — Эдуард Шеварднадзе (86), Грузия экс-җитәкчесе. 20 июль — Әнвәр Хәйри (66), татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче, текстолог. 20 июль — Сабир Әхтәмов (88), Советлар Берлеге Каһарманы. 10 август — Гадел Вахитов, нефтьче галим, институт директоры. 29 октябрь — Вадим Усманов (68), музыкант һәм композитор. 4 октябрь — Тәлгать Нәҗмиев (64), татар язучысы, журналист. 29 октябрь — Дания Гыймранова (77), театр белгече һәм тәнкыйтьчесе. 4 ноябрь — Фирдәвес Гарипова (73), татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән галимә. 14 ноябрь — Шамил Хәмәдинуров (64), татар җырчысы (Уфа). 22 ноябрь — Мөхәммәт Закиров (63), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре, журналист. 23 ноябрь — Нинель Юлтыева (88), балет биючесе, мөгаллимә. 27 декабрь — Габделфәрт Шәрәфиев (63), актер, Камал театры артисты.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Вахит Имамов һәм тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Владимир Попов лаек табылдылар.2014 елның Тукай бүләге ияләре билгеле булды

Нобель премиясе лауреатлары Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Джон О’Киф, Мэй-Бритт Мозер һәм Эдвард Мозер — ориентирлашу күзәнәкләрен ачу өченНобель медицина бүләге ориентирлашу күзәнәкләрен ачучыларга бирелә. Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Исаму Акасаки, Һироши Амано һәм Сюдзи Накамура — эффектив зәңгәр яктырткыч диодлар уйлап чыгару һәм бу ачыш энергияне саклый торган ак яктылык чыганаклары ясарга ярдәм итү өченФизика өлкәсендә Нобель бүләген өч япон галиме алды.