Вакыйгалар

Гыйнвар

Февраль 7 февраль — Казан-Сембер автоюлында сәфәр иткән җирдән Казан имамы Сөләйман Зарипов эзсез югала.Имам Сөләйман Зарипов һәм аның кардәше югалуына бәйле җинаять эше ачылган

Март 30 март — ВАМИН агрохолдингына нигез салучы Вәгыйз Минһаҗев мәхкәмә тарафыннан банкрот итеп таныла.

Апрель Казан университетында татарны өйрәнү кафедрасы ябылган. 21 апрель — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе шовинист-табипны үтергән лек тыл ветераны Мисбах Сәхәбетдиновны да га кырыс шартлы төрмәгә хөкем итте. 26 апрель — Татар-информ агентлыгы җитәкчесе итеп танылган тележурналист Шамил Садыйков билгеләнде.

Май 26 май — Украинаның хәрби очучысы Надя Савченко рус төрмәсеннән азат ителгән.

Июнь 10 июнь — Франциядә Футбол буенча Европа чемпионаты 2016 башлана. 17 июнь — Казанда Татарстан язучылар берлеге корылтае. 18 июнь — Карелиянең «Сямозеро» сәламәтләндерү лагеренда ял иткән 14 бала су өстендәге фаҗигадә һәлак була.

Июль Камил Сәмигуллин Татарстан мәчетләрендә Җомга вәгазьләрен татарча гына укыту фәтвасын чыгара.http://www.azatliq.org/a/27869606.html 5 июль — Ураза бәйрәме. 14 июль — мөселман фанатигы Ницца урамында Франциянең милли бәйрәмен бәйрәм иткән халыкны йөк автомобиле белән таптата (Ниццадагы террор гамәле). 15 июль — Төркиядә хәрби фетнә 16 июль — Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле ачыла. 16 июль — Чаллы велосипедчысы Илнур Зәкәрин Tur de Frans велоузышының 17-нче, тау этабында җиңү яулый. 20 июль — Павел Шеремет, беларус чыгышлы тележурналист, һөнәренә бәйле үтерелде.

Август 5 август — Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә Җәйге Олимпия уеннары 2016 башланган. 5—21 август — Рио-де-Жанейрода XXXI Җәйге Олимпия уеннары уза. 20 август — Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов музее ачыла.

Сентябрь 8 сентябрь — Казанның Яңа бистә зиратында билгесез вәхшиләр күренекле шәхесләргә куелган кабер ташларын җимергәннәр.http://www.azatliq.org/a/27975506.html 12 сентябрь — Корбан бәйрәме.

Октябрь 4 октябрь — Мурман шәһәренә 100 ел тулган. 10 октябрь — Башнефть Роснефть ширкәтенә сатыла.Башнефть хиссәләре Роснефтькә сатылды 27 октябрь — Казанның Иске бистәсен торгызу фондының беренче утырышы.«Не можем – не хотим сделать татарским город Казань? Так сделаем татарской хотя бы слободу!»

Ноябрь 5 июль — Казанда «Үзгәреш җиле» концерты."Үзгәреш җиле"н суши-барда ифтар үткәрүгә тиңләделәр 8 ноябрь — АКШ президенты сайлауларында млиллиардер Дональд Трамп җиңеп чыккан. 14 ноябрь — Мәскәүдә Россиянең икътисад министры Алексей Улюкаев кулга алынган. 15 ноябрь — Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында «История татар Западного Приуралья» дип аталган яңа китапның 1-нче томы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде."Бу китап башкорт тарихчыларын айнытачак" 25 ноябрь — Һаванада команданте Фидель Кастро Рус вафат була.

Декабрь 7 декабрь — Казанда Садри Максуди һәйкәле ачылды.Йылдырым: "Садри Максуди һәйкәле – башка атаклы татарларга да истәлек" 16 декабрь — Татарстан хөкүмәте катнашлыгы булган Татфондбанк һәм Интехбанк эшчәнлекләрен вакытлыча туктатты. 19 декабрь — Иркутски өлкәсендә ике көн эчендә суррогат алкоголь кулланып 70-тән артык кеше һәлак була. 19 декабрь — Берлинда гарәп террорчысы Раштуа ярминкәсендә катнашкан халыкны йөк автомобиле белән таптата (Берлин террор гамәле). 19 декабрь — Чистайда Үзәк универмаг янды. 30 декабрь — АКШ Россиягә карата яңа санкцияләр кабул итте һәм 35 Россия дипломатын илдән куды.АКШ илдән 35 русия дипломатын чыгара

Вафатлар

Рәшит Ахунов (62), язучы, тәрҗемәче, 1995—1998 елларда Татарстан хөкүмәтендә министр. 2 гыйнвар — Равил Тумашев (92), театр режиссеры, Тукай бүләге иясе. 2 гыйнвар — Яхъя Халитов (86), әдәби тәрҗемәче һәм редактор. 3 гыйнвар — Әсгать Галимҗанов (79), татар хәйриячесеТанылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов вафат булды. 14 гыйнвар — Алан Рикман (69), британ актеры. 25 гыйнвар — Наил Шәйхетдинов (74), театр актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. 26 гыйнвар — Вәсилә Фәттахова (36), Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар җырчысы. 29 гыйнвар — Муса Мирзәев, азәрбайҗан композиторы. 28 февраль — Фуат Ганиев (85), галим, татар теле белгече. 1 март — Роберт Заһретдинов (83), кубызчы. 16 март — Марс Макаров (76), татар композиторы һəм виртуоз музыкант. 24 март — Йоһан Кройф (68), футболчы һәм тренер. 24 апрель — Мәсгуд Гайнетдин (86), борынгы татар әдәбиятын өйрәнгән галим. 2 июнь — Ирек Кинҗәбулатов (77), башкорт шагыйре, язучысы. 3 июнь — Мөхәммәт Али (74), АКШ боксчысы. 3 июнь — Габделәхәт Чинкин (79), күренекле биолог-галим, 4 июнь — Фәрит Сәйфелмөлеков (85), тележурналист. 3 июль — Суфиян Поварисов (91), татар язучысы, профессор. 18 июль — Касыйм Миршан (Kâzım Mirşan, 97), татар чыгышлы төркияле төзүче-инженер, Муса Җәлил дәфтәрләрен илгә тапшырган кеше. 20 июль — Павел Шеремет (44), тележурналист. 24 июль — Тимерҗан Кәлимуллин (54), көрәшче, классик көрәш буенча Европа чемпионы. 31 июль — Фазыл Искәндәр (87), язучы. 31 август — Октай Зүлфүкаров, азәрбайҗан композиторы. 2 сентябрь — Ислам Кәримов (78), Үзбәкстанның алышынмас президенты. 27 сентябрь — Абдулхак Игебаев (86), башкорт шагыйре. 7 октябрь — Рәшит Вәгыйзев, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле (2000-2010). 24 октябрь — Чыңгыз Мусин, шагыйрь. 2 ноябрь — Хисам Камалов (90), язучы. 11 ноябрь — Маннур Саттар (96), күренекле татар сатирик-шагыйре. 21 ноябрь — Әхмәт Сөләйманов, әдәбият галиме, башкорт язучысы. 25 ноябрь — команданте Фидель Кастро Рус (90), 1959 елдан 2008 елга кадәр Куба җитәкчесе. 5 декабрь — Хәйдәр Җамал (69), Россиядән мөселман фикер иясе.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары

Нобель премиясе лауреатлары

Искәрмәләр

Сылтамалар

* Төркем:Еллар