Гилева Наталья Георгиевна (26 февраль 1956 ел) — галим-химик. 1978 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Органик химия институты хезмәткәре, 1990 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Химия фәннәре докторы (2011).

Биографиясе Наталья Георгиевна Гилева 1956 елның 26 февралендә Уфа шәһәрендә туган. 1978 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Органик химия институтында эшли: 1990 елдан алып —өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Докторлык диссертациясен 2011 елда «Синтез сополиариленфталидов по реакции электрофильного замещения и их свойства» темасы буенча яклыйСинтез сополиариленфталидов по реакции электрофильного замещения и их свойства.

Фәнни эшмәкәрлеге Фәнни хезмәтләре күләмле циклик тармаклы полиариленфталидлар һәм поликетоннарны тикшерүгә багышланган. Н. Г. Гилева тарафыннан югары физик-механик, электрофизик үзенчәлекле гомо-һәм сополиариленфталидларны, фталидкетонларны юнәлешле синтезлау ысуллары эшләнә.

70 тән артык фәнни хезмәтГилева Наталья Георгиевна, бер уйлап табу авторы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гилева Наталья Георгиевна //

Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Уфада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1956 елда туганнар Төркем:26 февраль көнне туганнар Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Химиклар