Йоханна Катариина Матинтало (; 11 декабрь 1996 ел, Пеутюй, Финляндия) — фин чаңгычысы һәм элекке җиңел атлетика спортчысы. Финляндия командасы составында чаңгы буенча дөнья чемпионатының 4×5 км га эстафетада 2021 елда бронза призеры.
Спорт карьерасы
Җиңел атлетикадагы карьерасы Чаңгыда йөгерү белән шөгелләнүдән тыш, Йоханна Матинтало яшьтән ук җитди рәвештә җиңел атлетика белән шөгыльләнә: урта дистанцияләргә йөгерү буенча үз яшендәгеләр категориясендә берничә тапкыр милли рекорд куя, үсмерләр һәм юниорлар дөнья чемпионатында катнаша. 14 яшендә Финляндиянең өлкәннәр өчен чемпионатында 800 метрга йөгерүдә финишка икенче булып килә, шул ук вакытта үзенең шәхси рекордын 6 секунд чамасына яңарта. Бер елдан соң спортчы үзенең көмеш уңышын кабатлый, ә 2013 елда шушы ук дистанциядә ил чемпионы була.
Аннары Матинтало җиңел атлетикадагы үсеше тукталып кала — сәбәбе булып спортта күп җәрәхәтләр алуы тора. 2016 елда ул барлык игътибарын чаңгы ярышына юнәлтә. Финляндия ил чаңгы командасының югары кимәлдә чыгыш ясавы һәм бу спорт төрендәге илнең спорт традицияләре аңа бу спорт төрен сайлауга булышлык итүче көч була.
Чаңгычы карьерасы Йоханна Матинтало 2013 елда Кышкы Аурупа үсмерләр Олимпия фестивалендә Финляндия командасы составында чыгыш ясый һәм шундагы 5 километрга классик ысул белән йөрү ярышында сигезенче һәм катнаш эстафетада дүртенче урынны яулый.
2015 елда юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында 20 яшькә тиклемге кызлар арасында скиатлон буенча 16 нчы урынны яулый. шуннан соң 2016 елда спортчы тулысынча чаңгы белән шөгелләнергә карар итеп, Рованиемига күчеп килә, бу аның нәтиҗәләрен якшыртуга булышлык итә. Балтырының җәрәхәтенә карамастан, 2017 елда юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында 23 яшькә тиклемге кызлар арасында Матинтало скиатлонда көмеш медаль яулый.
Йоханна үзенең иң беренче Дөнья Кубогындагы ярышын 2014 елның ноябрендә үз илендә үткән Рука шәһәрендә үткәрүенә карамастан, ул Финляндиянең төп командасында бер 2017 елның февралендә генә ныгына ала, ул чаңгы ярышлары мизгелен бетерү астына җәрәхәтләр алган Риит-Лииса Ропонен урынында чыгыш ясый. Отелялагы 10 км га ярыш вакытында, үз ватандашларының барысыннан да элек килеп, аннан беркем яхшы нәтиҗәләр көтмәгәндә 12 нче урынны били. Шундый югары нәтиҗә күрсәтүе сәбәпле спортчы 2017 елда Лаһти шәһәрендә үткәреләчәк дөнья чемпионатына үзе өчен бердәнбер чаңгыда йөгерү төре — скиатлон — буенча Финляндия командасы составына кертелә һәм бу ярышта 29 нчы урынны били.
Йоханна Матинтало 2018 елда Олимпиада булачак Пхенчханга баручы фин делегациясе составына алына. Үзенең олимпиададагы дебюты ярышында — скиатлон буенча — 24-се урынны яулый, ярымфинал стадиясендә спринтта чыгышын тәмамлый, ә 30 км «классика» марафонында 18 нче урында була.
2018/2019 ел мизгелендә чаңгычы Дөнья Кубогында — норвег Бейтостелендә үткән эстафетада фин хатын-кыз чаңгычылары командасы составында өченче урында подиумга күтәрелә. 2019 елда Зефелдә үткән дөнья чемпионатында спортчының формасы ел башында авыруы сәбәпле аеруча яхшы булмый. Ул дөнья беренчелегенә ике ярышта катнаша: скиатлонда 32нче нәтиҗә күрсәтә, шуның белән үз ватандашлары арасында җиңелә, ә 10км га булган ярышта 17нче урынны яулый.
2021 елдагы Оберстдорфта дөнья чемпионаты Матинтало өчен бик уңышлы башлана — ул квалификация өчен спринт ярышларында өченче вакыт күрсәтә. Әммә чирек финалда егылу аркасында киләсе көрәштә катнашу мөмкинчелегеннән мәхрүм була. Скиатлонда да аңа шулай ук югары урыннар өчен көч сынашырга насип булмый — аның йомгаклау сөземтәсе бер 30 нчы вакытны гына күрсәтә. Киләчәк дистанцияләрдә сөземтәләре бик уртача гына булуына карамастан, Йоханна 4×5 км эстафетасына йөгерешче командага алына, Йоэнсуу Ясми, Риита-Лииса Ропонен һәм Криста Пярмякоска менән белән бергә ул дөнья беренчелегендә «бронза» призеры була. Чемпионатның соңгы ярышында — 30 км га классик ысул белән марафонда — спортчы 13 нче нәтиҗәне күрсәтә.
Нәтиҗәләре
Олимпия уеннарында Олимпия уеннарыСпринттаКоманда спринтта10 км аерым старт 7,5+7,5 км скиатлон 30 км Эстафета 2018 Пхенчхан——24—
Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионатларында Дөнья чемпионатыСпринттаКоманда спринтта10 км 7,5+7,5 км скиатлон 30 км масс-стартта Эстафета 2017 Лаһти———29—— 2019 Зифельд——32—— 2021 Оберстдорфта——30133
Дөнья Кубогын 2021 елның 25 мартына Мизгелләр нәтиҗәсе
СезонЯшеЗачет төреГомуми зачеттаЯрышСпринттаU23Nordic OpeningДе Тур СкиТур Ски 2020Дөнья Кубогы финалы 201518———Ҡалып:N/aҠалып:N/a2017207354—12——Ҡалып:N/a—2018217050721250—Ҡалып:N/a302019227056591243—Ҡалып:N/a—2020236341Ҡалып:N/a35——Ҡалып:N/a202124232735Ҡалып:N/a3517Ҡалып:N/aҠалып:N/a
Подиум
3 подиум
#.СезонДатаҮткәрү урыныЯрышУрынПартнер буенча эстафетаБер 2018/19 9 декабрь 2018 Бетчел, Норвегия4 эстафета×5 км3Пярмякоска, Ропонный, Пииппо2 2019/20 1 март 2020 Лахти, Финляндия4 эстафета×5 км2Нисканен, Мононен, Пярмякоска3 2020/21 6 февраль 2021 Лаһти, Финляндия4 эстафета×5 км3Нисканен, Мононен, Пярмякоска
Искәрмәләр
Төркем:11 декабрь көнне туганнар Төркем:1996 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Финляндиядә туганнар Төркем:Шәхесләр:Финляндия Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Чаңгычылар