Вакыйгалар 1 гыйнвар — Бруней бәйсезлекне яулый. 8 февраль — Югославиянең Сараево шәһәрендә XIV Кышкы Олимпия уеннары ачыла. 11 февраль — Гыйрак һава көчләре Иранның хәрби булмаган объектларга һөҗүм итә. 13 февраль — Юрий Андропов үлеменнән соң СБКФ ҮК-ның яңа Генераль сәркатибе вазифасына Константин Черненко керешә. 4 апрель — АКШ президенты Рональд Рейган халыкара дәрәҗәдә химик коралны тыюга өнди. 6 апрель — 56-нчы Оскар кинопремиясен тапшыру тантанасы. 19 апрель — Рәсми рәвештә Австралия милли гимны раслана. 8 май — ССРБ АКШ-ның Лос-Анҗелес шәһәрендәге җәйге Олимпиада уеннарына бойкотын белдерә. 8 июнь — Дисней үрдәге Дональд Дак АКШ киноактерлары гильдиясенең мактайлы әгъзасы була. 25 июль — Светлана Савицкая ачык космоска чыккан беренче хатын-кыз була. 28 июль — АКШ-ның Лос-Анҗелес шәһәрендә Җәйге Олимпиада уеннары башлана. 23 август — Елена Боннэр 5 ел сөргенгә хөкем ителә. 11 октябрь — ачык космоска беренче американ хатын-астронавт — Кәтрин Салливэн — чыга. 25 октябрь — Төркиядә соңгы тапкыр үлем җазасы гамәлгә ашырыла.
Туулар
27 гыйнвар — Эмиль Талипов, актер, ТР атказанган артисты (2018). 29 март — Айгөл Хәйри, татар җырчысы. 3 апрель — Кәримә Нигъмәтуллина, математик-галимә. 6 апрель — Айгөл Миншакирова (Иркә), татар җырчысы. 10 апрель — Мэнди Мур (), АКШ актрисасы, җырчы. 5 май — Алексей Зацепин, йөзү буенча Татарстаннан беренче халыкара класслы спорт остасы. 16 май — Рөстәм Гайзуллин, кино һәм театр артисты. 24 май — Фидаил Мәҗитов, татар шагыйре, язучы, журналист. 27 май — Ирек Кашапов, драма актеры (Камал театры). 4 июнь — Ландыш Нигъмәтҗанова, татар җырчысы. 27 сентябрь — Аврил Лавин, Канада җырчысы. 10 октябрь — Павел Дуров, «В Контакте» социаль челтәрен оештыручыларның берсе. 7 ноябрь — Туфан Имаметдинов, театр режиссеры. 22 декабрь — Basshunter, музыкант һәм DJ.
Вафатлар
Зәйнәп Бәширова, татар шагыйрәсе. 24 гыйнвар — Кирәй Мәргән, язучы, фольклорчы, әдәбият белгече. 9 февраль — Юрий Андропов, ССРБ сәясәтчесе. 13 февраль — Юныс Әхмәтҗанов, татар ашчысы. 18 февраль — Зәки Нури, татар шагыйре, публицист. 26 март — Галимә Ибраһимова актриса, ТАССРның халык артисты (1957), РСФСРның атказанган артисты (1971). 5 май — Павел Саначин, РСФСР атказанган архитекторы. 19 июль — Фаина Раневская, актриса. 2 август — Зөһрә Бәйрәшева, җырчы (лирик сопрано), педагог. 2 август — Бибинур Галиуллина, Мәскәү, Күчмә театрлар актрисасы, ТАССР атказанган артисты. 1 октябрь — Хәмит Зөбәер Кошай эмигрант татар галиме. 11 октябрь — Фуат Вәлиев, тарихчы. 14 октябрь — Мартин Райл (), инглиз радиоастрономы, Нобель премиясе лауреаты. 24 октябрь — Абдурәим Рәшидов, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Гәрәй Рәхим, татар шагыйреhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=91&Itemid=81. Әмирхан Еники, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары
Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Карло Руббиа, Симон ван дер Мер. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Меррифилд. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Нильс Ерне, Георг Кёлер, Сезар Мильштейн. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Ярослав Сейферт. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Стоун. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Десмонд Туту.
Чыганаклар
* Төркем:Еллар