Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров – фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче.

Тәрҗемәи хәле Рәшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының таралган Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем ала, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

1973 елда Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Ягъфәров "Шигърият чишмәләре", "Татар халкының уен кораллары" дигән гыйльми монографияләр, "Балалар фольклоры", "Татар халык уеннары, "Уеннар" кебек егермеләп фольклор җыентыклар, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.

2008 елның 26 августында Казанда вафат була.

Истәлек Улы Илдар Ягъфәров атасының татар милләте киләчәге турындагы уй-борчылулары нигезендә YouTube:"Югалту" фильмы турында ТНВ-Планета телеканалы сюжеты «Югалту» исемле кыска метражлы нәфис фильмYouTube:"Югалту" фильмы трейлеры төшергән. Фильмның премьерасы 2012 елның 8 сентябрьПРЕМЬЕРА ФИЛЬМА "ЮГАЛТУ" РЕПОСТ! элек "Алтын Мөнбәр" дип танылган VIII Казан халыкара кинофестивалендә ясалаЭкватор фестиваля мусульманского кино и «Потеря» Ильдара Ягафарова Мөселман кинофестивалендә “Югалту” фильмы тәкъдим ителде. Хәтер Пермь өлкәсенең Барда авылында галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган «Ягъфәров укулары» уздырылаПермь өлкәсенең Барда авылында XII Ягъфәров укулары узды. Татар-информ, 3.03.2025Пермь өлкәсенең Барда авылында XII Ягъфәров укулары узды. Татарстан Язучылар берлеге. Искәрмәләр

Сылтамалар Рәшит Ягъфәров вафат Рәшит абыйның соңгы әңгәмәсе Бардада Рәшит Ягъфәровне искә алдылар

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Фольклорчылар Төркем:Татар фольклорчылары Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Татарстан язучылары