Эуклид яки Евклид, (бор.-гр. Ευκλείδης, як. б.э.к. 300 ел) – борынгы юнан риязые. Актив эшчәнлеген эллинистик Александриядә, Птолемей I идарәсе заманында алып бара. Иң күренекле әсәре "Башлангычлар" дип атала. Бу китабы үзеннән соң якынча ике мең ел дәвамында һәндәсә буенча төп белем чыганагы булып тора.
Төркем:Борынгы греклар Төркем:Математиклар