Вакыйгалар 7 март — Сүрия милли конгрессы Сүрия бәйсезлеген игълан итте. 11 апрель — Казан циркы ачыла. 27 май — ТАССР төзү турында декретка Владимир Ленин, Михаил Калинин һәм Авель Енукидзе кул куялар. 8 июнь — В.И. Ленин рәислегендә ВКП(б) ҮК политбюро Татар республикасының Сәетгалиев җитәкчелегендә революцион комитетны раслый. 25 июнь — Казанда ТАССР буенча хакимият тантаналы рәвештә ТАССР Вакытлы ревкомына тапшырыла. 20 август — Чуаш театры Казаннан га, Чабаксарга күчә. 6 сентябрь — Бохарада совет хөкүмәте урнаша. 20 сентябрь — Казанда ТАССР Шураларының оештыру корылтае ачыла. 4 ноябрь — ВЦИК һәм СНК РСФСР декреты буенча Мари автономияле өлкәсе төзелә.

Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1920 елда туганнар 13 гыйнвар — Владимир Иовлев, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 10 февраль — Григорий Павлов, Советлар Берлеге каһарманы, авиация генерал-лейтенанты. 15 февраль — Газиз Нәбиуллин, язучы. 15 февраль — Семен Коновалов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 19 февраль — Иван Поминов, КДУ галиме-физик. 1 апрель — Тосиро Мифунэ, япон киноактеры. 3 апрель — Әнәс Галиев, татар язучысы. 15 май — Нургаяз Гарифьянов, галим. 18 май — Иоанн Павел II, Рим папасы. 9 июнь — Шамил Шаһгали, драматург. 20 июнь — Габдулла Галиев, татар шагыйре. 7 июль — Әнвәр Бакиров, татар композиторы. 8 июль — Җәвад Тәрҗеманов, татар язучысы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 14 июль — Рәшит Насретдин, фин татары, фотограф. 30 июль — Әхнәф Юлдашев, төрки телләр белгече (Мәскәү). 3 август — Филлис Джеймс, инглиз язучысы. 5 август — Үзбәк Гыймадиев, татар әдәбияты белгече, журналист (Уфа). 18 август — Маннур Саттар, татар сатирик-шагыйре. 15 сентябрь — Кәтибә Кинҗәбулатова, башкорт язучысы, шагыйрә. 20 сентябрь — Ибраһим Абдуллин, татар язучысы, драматург (Уфа). 30 сентябрь — Лазарь Сарьян, композитор. 10 октябрь — Әнвәр Тайсин, географ, педагог, фән докторы (2000), дәреслекләр авторы. 17 октябрь — Әгъдәс Борһанов, тарихчы-галим (Мәскәү). 23 октябрь — Джанни Родари, итальян балалар язучысы. 25 октябрь — Әмәт-Хан Солтан, хәрби очучы, Советлар Берлегенең ике тапкыр Каһарманы.

Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1920 елда вафатлар 28 гыйнвар — Габдулла Кариев, артист 18 апрель — Габделрәүф Ниязбаев, татар драматургы. 21 апрель — Хәсән Урманов, татар җәмәгать эшлеклесе, революционер. 13 июнь — Бәкер Белоусов, Гражданнар сугышы каһарманы. 1нче аерым Идел буе татар укчылары бригадасының сәяси комиссары. 14 июнь — Макс Вебер, алман социологы, тарихчы, икътисадчы. 15 июнь — Шамун Фидаи, гражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган шагыйрь. 15 июль — Сөләйман Сулькевич, генерал-лейтенант, татар. Мәхмүт Дулат-Али, инкыйлабчы. Әбүсөгуд Әхтәмов, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, хокукчы.

Төркем:1920 ел Төркем:Еллар