Сөләйман пәйгамбәр – (, , ) Исламда, Христианлыкта, Яһүд динендә пәйгамбәр. Яһүд иленең өченче патшасы. Атасы – Давыт пәйгамбәр.
Сөләйман Ислам динендә Атасы вафатыннан соң Сөләйман патша була. Мөселманнар ышанганча, Аллаһ аңа җил һәм җеннәр өстеннән хакимлек бирә, ә аның патшалыгы Йәмәнгә кадәр җәелә. Шулай ук пәйгамбәр хайваннарның телен аңлаган. Аның 20 улы, 43 кызы була. Бәйтел-Мөкатдәс гыйбадәтханәсен төзеп бетерә. Кайбер ривааятләр буенча Сөләйман шул гыйбадәтханәдә каткан килеш 1 ел басып тора һәм үлә. Икенче риваяттә аның 4 ай җиде көн авырып,үлгәне турында сөйләнелә.
Төркем:Ислам пәйгамбәрләре