Балтай, «Балтай» ирзә бәйрәме (, шулай ук ) — мордва (ирзә) халкының милли бәйрәмнәренең берсе, ирзә традицион мәдәнияте бәйрәме. Татарстанның Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында июнь ае ахырында уздырыла. 1902 елдан билгеле. Бәйрәм тотем җәнлек — аюга табынуга багышланган 14 июня праздник мордовский культуры «Балтай» отметят в формате онлайн. kazan.bezformata.com.
2000 елда «Балтай» бәйрәменә республика статусы бирелгән.
Тарих
«Балтай» бәйрәме — Татарстан территориясендә бер генә авылда үткәрелүче бәйрәмНаталья Стенькина. В Мордовской Кармалке снова отгремел «Балтай». Лениногорский Журнал, 9.06.2015. Бәйрәмгә Татарстан (Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Тәтеш, Лениногорск, Кама Тамагы) районнарыннан, Мордовиядән, Самар өлкәсеннән мордва иҗат төркемнәре («Эрзянка», «Мастор ягида», «Валда чи», «Умарина», «Пейделька», «Пизёлне», «Моро», «Кудо атя» һ. б.) килә Балтай. tatarica.org. Гадәттә, июнь ае ахырында, бәйрәме узганнан соң беренче якшәмбе көнендә Татарстанның Лениногорск районы Мордва Карамалысы авылында гына уздырыла (Ижевскида да уздырыла башлаган15 июня: в Березовой роще отпразднуют «Балтай» - национальный праздник народа мордва. Сайт города Ижевск). Әлеге авылда мордва халкының ирзә төркеме вәкилләре яши. Алар табигать көчләреннән, үзләренә бәхет, сәламәтлек һәм иген уңышы бирүләрен сорап, ел буе гыйбадәт кыла, келәү кели. Июнь ахырында Веле озномс ( – «авыл», – «гыйбадәт кылу, келәү әйтү») дип аталган җәмгыять бәйрәме уздыралар. Ирзәләр Югары илаһ () булган (әүвәлге һәм башка исемнәре Инешке, , Инешки, Паз) бай иген уңышы һәм эштә уңайлыклар сорый. Ирзәләр шулай ук урманда яшәүче тереклек ияләренең —– кешеләрнең борынгы бабалары булуына ышана. Мәсәлән, урман хуҗасы аюдан сорасаң — ул сәламәтлек, саулык бирә ала. Шуңа күрә аю хөрмәтенә гыйбадәт кылганнар, келәү келәгәннәр.
Риваять Авыл халкы борынгыдан урман җанварларына дога кыла, урман җәнлекләрен зурлый һәм аларның көченә ышана. Мордва Карамалысы авылы ирзәләрендә сакланып калган риваять буенча, 1902 елда әлеге авыл тирәсендә Балтай исемле бер карт пәйда булган. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның күңелен күрү өчен, өрәңге ботаклары белән уранып — аю тиресе кигән булып — авыл урамнары буйлап йөреп чыккан. Авыл кешеләренә әлеге шөгыль ошаган. Шуннан бирле һәр елны авылда әлеге карт исеме белән аталган «Балтай» бәйрәме уздырылып килгән. Авыл кешеләре әлеге бәйрәмне Овто чи (Аю) дип тә атый. Бәйрәм тотем җәнлек — аюга багышланган 14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министрлыгы сайты, 10.06.2020.
Хайваннарның (әйтик, аюларның) кызларга өйләнүе һәм хайваннарның ир-егетләргә кияүгә чыгуы турында мордва әкиятләре бар. Кешеләр һәм аюлар арасындагы никахлашу турында мордва җырларында аюлар яши торган ил турында искә алына, анда кешеләр керми һәм аю урланган кызны — булачак хатынын шунда алып китә. Бу әсәрләрдә мордва йолалары белән раслана торган борынгы баба-тотем булган аю культы чагыла Мифология мордовского народа. Зубова Поляна районы сайты.
Бәйрәм «Балтай» бәйрәме һәр елны борынгылар билгеләгән бер үк тәртиптә уза. Аның сценарие язылмый, режиссеры булмый. Бәйрәмнең бар йолаларының да төгәл һәм бердәм үтәлүен күзәтеп баручы җитәкчесе – гына була. Бәйрәмдә катнашучылар (бигрәк тә, хатын-кызлар) махсус бәйрәм киемнәре кияргә тырыша: покай (чигүле йон күлмәк), сюлгам (күкрәк перәшкәсе), каркс (билбау), пулагай (билгә арттан бәйләнә торган бизәкле киндер тукыма), ашкоркс (кызларның баш киеме), сорока, панго (кияүдәге хатыннарның баш киеме) һ. б Мордва хатыннары киемнәре (фотосурәтләр, аңлатмалары белән). Лениногорск туган якны өйрәнү музее сайты, 12.06.2020.
Йолалар Бәйрәм «Балтай аланы» дип аталучы урман аланында башлана. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар барысы да биредә җыела. Авылның өлкәннәре уенда катнашучылар (кагыйдә буларак, ир-егетләр) арасыннан өч аюны (ата аю, ана аю, бала аю) сайлап ала. Моның өчен борынгы уен — кикерок (күз бәйләп, сүс шарларны җыю) уены уздырыла. Шарларны кем күбрәк җыя — шул «аю» итеп сайлана. Бәйрәм кунаклары, борынгы ирзә җырларын («Кудо юртова» (Йорт иясе), «Бояриавине» (Бояр кызы) һ. б.) җырлый-җырлый, уен барышында сайлап алынган егетләрне аю итеп киендерәләр — гәүдәләрен өрәңге яфрак-ботаклары белән чолгыйлар, ураталар, башларына абага һәм чәчәкләрдән уреп ясалган баш киеме кидерәләр Балтай бәйрәме. ТР милли китапханәсе сайты. Аюларны киендереп бетергәч, бәйрәм кунаклары, биюче аюларны уртага алып, «Кий чиресэ репст видезь» халык җырын җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән ясый. Тау итәге, болын, чишмә яныннан узучы «аю сукмаклары» буйлап, барысы да урманнан авылга кайта. Урамнардан узганда бииләр, халык җырларын җырлыйлар. Бәйрәмдә катнашучыларны һәр өй каршында бай өстәл әзерләп каршылыйлар. Киләсе уңыш бай булсын, бәхетләр тулы булсын, дип, «аюлар»ны сыйлыйлар. Урамнардан үтү йоласы кое янында тәмамлана. Биредә «Аюларны чишендерү йоласы» () уздырыла. Һәркем, аю киеменнән ботакчык сындырып алып, аюныкыдай көч, сәламәтлек һәм бәхет теләп, «Шумбрачи!» дип әйтеп, янәшәдә торган күршесенә ботак белән җилпергә тиеш. Агач ботагын (кое суына мансаң, тагын да әйбәт) нихәтле күбрәк җилпесәң, быел бәхет тә шулхәтле күбрәк булачак, дигән ышану яши Лениногорск районында Балтай мордва мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. «Татарстан» журналы. Балалар коедан савытларга су алып, барлык кунакларны су белән коендыра. Иген уңышы мул булсын өчен, табигать көчләреннән яңгыр сорау йоласы шулай уздырыла.
Бәйрәм табыны
Суронь пачалксеть — тары оныннан пешерелгән белен. Офтонь мадят (аю тәпиләре) — дүңгыз ите һәм бавырыннан аю тәпие формасында кыздырылган ит кәтлите. Прякат — әче камырдан, эчлегенә кәбестә, яшел суган, яки ботка яисә бәрәңге салып пешерелгән бәлеш (пирог).
Оештыручылар Лениногорск районы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан халыклары дуслыгы йорты Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан халыклары ассамблеясе14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министрлыгы
Сылтамалар Балтай бәйрәме. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министрлыгы Балтай бәйрәме турында Одноклассники битендә. Лениногорск туган якны өйрәнү музее, 11.06.2020 Лениногорск районында Балтай мордва мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. «Татарстан», 23.06.2020 «Балтай» - не болтай! «Идел» журналы, 21.06.2019
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча бәйрәмнәр Төркем:Татарстан бәйрәмнәре Төркем:Ирзә бәйрәмнәре Төркем:Лениногорск районы