Зөләйха Сәетмәммәдова, Зөләйха Мирһәбиб кызы Сәетмәммәдова (, 1919 елның 22 марты, Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы — 1994 елның 10 ноябре, Азәрбайҗан, Бакы) — , капитан, Бөек Ватан сугышы елларында Марина Раскова оештырган штурманы, беренче хәрби очучы — азәрбайҗан хатын-кызы.
Тәрҗемәи хәле 1919 елның 22 мартында Бакыда туган. Әтисе Мирһәбиб — хисапчы; миллионер, хәйрияче бухгалтеры булган, әнисе Мина Зөләйханы 14 яшендә таба. Мәктәпне тәмамлагач, Зөләйха Азәрбайҗан индустрия институтында (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, ) укый. 1934 елның язында Бакы аэроклубына языла, октябрьдә аэроклубның очучысы була. Зөләйха Сәетмәммәдова — очучы һәм парашют спорты инструкторы булган беренче азәрбайҗан хатын-кызы. 1935 елның августында Мәскәүдә узган Беренче бөтенсоюз парашютчылар слетында аңа «инстуктор-парашютчы» исеме бирелә. Азәрбайҗанда совет хакимияте ныгуның 15 еллыгы хөрмәтенә 1936 елның 21 гыйнварында Мәскәү кирмәнендә уздырылган кабул итү тантанасында Зөләйха Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. 1936 елдан — Бакы аэроклубында парашют спорты инструкторы. 1938 елда «инженер-геолог» белгечлеге буенча Азәрбайҗан индустрия институтын тәмамлаган. 1938 елның августында укырга керү өчен документлар тапшыра. Аны имтиханнарга, Азәрбайҗан ССР КП Үзәк Комитеты юлламасы белән, махсус рәвешендә кертәләр. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, штурман факультетына кабул ителә. 1939 елның декабрендә ул депутаты була. 1940 елның 23 февралендә аңа «кече лейтенант» хәрби дәрәҗәсе бирелә.
Бөек Ватан сугышында 1941 елның маенда Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый һәм әлеге академиянең эскадрилья уку авиаполкының штурманы вазифасына билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, уку авиаполкы хәрби полк итеп үзгәртеп корыла һәм Мәскәү шәһәренең ПВО системасына кертелә. 1941 ел ахырында яңа оешкан 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы штурманы итеп билгеләнә. Әлеге полк составында Зөләйха Сталинград сугышында, Курск дугасында, һава сугышларында катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы елларында Зөләйха үзенең Як-9 истребитель очкычында 500 дән артык сугышчан очыш ясый һәм 40 тан (125 тәнVəfa Babasoy. Züleyxa Seyidməmmədova: Stalini xilas edən ilk azərbaycanlı qadın pilot. oxu.az, 9.05.2019) артык һава сугышы үткәрә, 36 дошман очкычын бәреп төшерә (очканда «Сокол» кодын куллана) Seyidməmmədova Züleyxa Həbib qızı. qadin.net, 19.03.2009. 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы командиры () урынбасары Зөләйха Сәетмәммәдова Җиңү көнен Бухарестта каршы ала.
Сугыштан соң
Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Бакыга кайта, башта КПССның Бакы шәһәр комитеты инструкторы булып эшли.
1946—1951 елларда Азәзбайҗан ЛКСМ Үзәк комитеты сәркатибе.
1947 елдан башлап берничә чакырылыш Азәрбайҗан ССР Югары шурасы депутаты итеп сайлана.
1951—1974 елларда Азәрбайҗан ССР социаль тәэминат министры.
1975 елдан Чит илләр белән дуслык һәм мәдәни багланышлар буенча Азәрбайҗан җәмгыятенең президиум рәисе урынбасары вазифасында эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены - хезмәттәге казанышлары һәм аеруча нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Ике Хөрмәт Билгесе ордены Кызыл Йолдыз ордены 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Гаилә хәле Соң гына гаилә корган Зөләйха ханымның үз балалары булмый. Ул бик иртә тормыштан киткән абыйларының балалары турында кайгырта. Тәрбиягә алган улы Айдын, табибNazir gəlini, nəhəng sənətkarın qızı: "Çingiz Mustafayevlə 4 il nişanlı olmuşam". publika.az, 24.01.2017.
Сылтамалар Сеидмамедова Зулейха Габиб гызы Штурман авиационной эскадрильи Истребители. Боевой путь 586-го истребительного полка. Летчик-министр В небе фронтовом. Сборник воспоминаний советских летчиц — участниц Великой Отечественной войны Великая Победа-65 El adamı: Aydın Seyidməmmədov anası Züleyxa Seyidməmmədova haqqında «ЗАПИСКИ ЛЕТЧИЦЫ» Seyidməmmədova Züleyxa Həbib qızı. qadin.net, 19.03.2009 Vəfa Babasoy. Züleyxa Seyidməmmədova: Stalini xilas edən ilk azərbaycanlı qadın pilot. oxu.az, 9.05.2019 Моны да карагыз Марина Раскова Валентина Гризодубова Полина Осипенко Мәгубә Сыртланова
Искәрмәләр
Төркем:Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Хатын-кыз авиаторлар Төркем:Бөек Ватан сугышы очучылары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар Төркем:Азәрбайҗан очучылары Төркем:ССРБ хәрби очучылары Төркем:Азәрбайҗанның хатын-кыз сәясәтчеләре Төркем:АССР КФ әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан ССР сәясәтчеләре Төркем:Сталинград сугышында катнашучылар Төркем:Курск сугышында катнашучылар Төркем:Капитаннар Төркем:Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженер академиясен тәмамлаучылар