Динара Гыйматова, Динара Наил кызы Гыйматова, Dinara Nail qızı Gimatova (1986 елның 18 ноябре, ССРБ, РСФСР, Әстерхан) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, 2002—2008 елларда Россия һәм Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. Азәрбайҗанның 5 мәртәбә абсолют чемпионы. РФ халыкара класслы спорт мастеры. Халыкара гимнастика федерациясе (FIG) бәяләмәсе буенча, дөньякүләм класслы гимнастка.

Тәрҗемәи хәле 1986 елның 18 ноябрендә Әстерханда татар гаиләсендә туган Известные татары. Гиматова Динара Наильевна. tatobzor.ru. Нәфис гимнастика белән 5 яшеннән шөгыльләнә. 1996 елда Россия яшүсмерләр җыелма командасы составына кертелә Динара Гиматова|Тренер. @dinaragimatova, 26.05.2020. 1999 елда Мәскәүдә узган Бөтенроссия яшүсмерләр уеннарында туп белән күнегүләрдә икенче урын һәм булавалар белән күнегүләрдә һәм предметтан башка күнегүләрдә өченче урынны ала Динара Гиматова|Тренер. @dinaragimatova, 03.06.2020.

2000 елда Aeon Cup дәрәҗәле турнирында җиңү яулый. Аннары Азәрбайҗан өчен чыгыш ясый һәм үзенең яңа командасы составында 2007 елгы дөнья чемпионатында бронза медаль яулый. 2008 елгы Олимпия уеннарында катнашканнан соң, Динара тренерлык эшенә күчә. , Алия Гәрәева һәм Азәрбайҗанның яшүсмерләр (юниорлар) төркеме белән эшли. 2012 елдан Динара Россиянең юниорлар җыелма командасы тренерларының берсе. 2013 ел сезонында белән эшлиГиматова Динара. gimnastika.pro

Әстерхан чорындагы тренерлары — Ольга Николай кызы Довгаленко, Надежда Сергей кызы Холодкова. Мәскәүдә тренерлары — Людмила Александр кызы Тихомирова, , Вера Николай кызы Шаталина Расскажу вам о том, как сама пришла в спорт. ВКонтакте, 21.05.2020. тәмамлаган (2007).

2000 елда Япониядә клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе.

2000 елда Япониядә клуб дөнья чемпионатының команда составында көмеш призеры.

Азәрбайҗанның 5 тапкыр абсолют чемпионы. Дөнья, Европа чемпионатлары, Дөнья Кубогы этаплары һәм төрле халыкара турнирлар призеры.

2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашучы.

2005 елдан 2008 елга кадәр — (FIG) белән хезмәттәшлек итүче «Longines» фирмасының йөзе (рәсми илчесе) “LONGİNES” ŞİRKƏTİNİN AZƏRBAYCANDA RƏSMİ ELÇİSİ DİNARƏ GİMATOVA AVTOQRAF SESSİYASI TƏŞKİL ETMİŞDİR. azertag.az, 02.07.2007.

2008—2013 елларда — Россия җыелма командасы тренеры.

2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында — Алия Гәрәеваның тренеры.

Мәскәүдә яши.

Спорт күрсәткечләре

2005 елда Бакыда узган дөнья чемпионатында һәм шул ук елда Мәскәүдә узган Европа чемпионатында команда зачетларында 5нче урынны алган.

2003 елда Бакыда узган Дөнья Кубогы этабында бер көмеш һәм ике бронза медаль, (Франция) узган Гран-прида бронза яулаган.

2004 елда Бакыда узган Дөнья Кубогы этабында булавалар белән күнегүдә өченче урын алган.

2005 елда Мәскәүдә Гран-прида ике бронза медаль яулаган.

Бакыда узган Азәрбайҗан гимнастика федерациясе Кубогында тасма һәм булавалар белән күнегүләрдә көмеш медаль алган, Россия—Азәрбайҗан матчы очрашуында күп төрле ярышны берләштергән дисциплинада (многоборье) җиңүче.

2006 елда Италиядә клуб чемпионатында икенче урын һәм Япониядә клуб дөнья чемпионатында 4нче урын ала.

2007 елның февралендә Эстониядә халыкара турнир җиңүчесе.

2002, Гранада, Европа чемпионаты: 18нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье). 2003, Будапешт, дөнья чемпионаты: 8нче урын — туп; 8нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье). 2004, Киев, Европа чемпионаты: 10нчы урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье). 2005, Бакы, дөнья чемпионаты: 9нчы урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье); 7нче урын — тасма белән күнегүләр. 2005, Мәскәү, Европа чемпионаты: 7нче урын — скакалка. 2007, Патры, дөнья чемпионаты: 13нче урын — шәхси күп төрле ярыш (многоборье); 8нче урын — тасма белән күнегүләр; 3нче урын — команда белән. 2007, Бакы, Европа чемпионаты: 7нче урын — тасма белән күнегүләр.

Сылтамалар Dinara Gimatova. FIG Динара Гиматова. ВКонтакте dinaragimatova. instagram.com Rhythmic Gymnastics Results Динара Гиматова|Тренер Gimatova Dinara clubs AEON cup 2000 (Динара Гиматова, булавы, кубок AEON 2000 (YouTube видео, 1:27)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Азәрбайҗан гимнасткалары (нәфис гимнастика) Төркем:Россия гимнасткалары (нәфис гимнастика) Төркем:2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында гимнастлар Төркем:Олимпия уеннарында Азәрбайҗан гимнастлары Төркем:Татар шәхесләре Төркем:Нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионатлары призерлары Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары Төркем:Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар