Омоним (грекча homos – бертөрле, onyma – исем) – бертөрле язылыш, әйтелеш һәм грамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Бу төр сүзләр арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмый (сулау – су сибү, - сулыш алу.) Омонимнар барлыкка килү юллары полисемия таркалу нәтиҗәсендә (ай – ай), башка телләрдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән аваздашлыгы нәтиҗәсендә (сабак – сабак, бал – бал), әдәби тел сүзләренең диалекталь вариантлар белән тәңгәлләшүе (яфрак (агач яфрагы) - себерке, тәгаен (бәлки) – тәгаен (шиксез), сүзләр төрләнгәндә: (Бабай, шаулап кара, Чыбык белән яра. Менә әйбәт чара – Шәрәф шәрран яра).

Мәгънәләре, әйтелеш, язылыш буенча төрләре Ясалышлары ягыннан: төп (тамыр) (ач-ач, яр-яр, төш-төш), ясалма: (көзге, алма, карама). Лексик-семантик һәм грамматик омонимнар: лексик - бер сүз төркеменә карый (кабак, ай, бар – бар): лексик-грамматик - төрлесе төрле сүз төркеменә карый (яр, тап, үпкә); грамматик - ике төре бар: морфологик (омоморфема – төрле функция үти торган кушымчаларның омонимлашуы җыерчык, кызчык, муенса, барса); синтаксик (омомодель - төзелеше, формасы бертөрле, ә грамматик мәгънәсе төрлечә булган җөмлә яки җөмлә кисәкләре һәм әйләнмәләр: Китап – белем чишмәсе. Әйтерсең, укытучы китап тоттырмады, канат тагып җибәрле аңа). Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан: саф лексик – теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда да аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш (без, корт, яр, бит); омофон - язылышлары төрле, ә әйтелешләре бертөрле булган сүзләр (ат алу – аталу, бал авыз – балавыз); омоформа – аерым бер грамматик формада омонимлашкан сүзләр (Булмады миңа күңел ачу, Күңел ачу урынына артты ачу. (М. Гафури.) омограф - язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр (арка, бал, кисәкчә, белешмә). Шулай ук кара Синонимнар Антонимнар

Чыганак Татар теле лексикология

Төркем:Лексикология