Ганка йолдызлыгы ( әл-‘әнқа’ — «ганка», «феникс»Ганка — ганка (грифон, феникс). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 80–81.; ) — күк йөзенең көньяк ярымшарының йолдызлыгы. 469,3 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 68 йолдыз керә.

Күренүчәнлек шартлары Россия территориясендә йолдызлыкны тулысынча күрергә булмый, көньяк өлкәләрдә өлешчә күренә. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары октябрь аенда була. Иң якты йолдыз Ганка (α) исемене йөртә.

Тарих Яңа йолдызлык. Петер Планциус аны 1598 елда тәкъдим итте, әмма гадәттә Иоганн Байер йолдызлыгы дип исәпләнә (1603).

Шулай ук карагыз

Сылтамалар WIKISKY.ORG: Феникс Астромиф: Феникс

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар