Әхмәтҗан Хәмәдишин, Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин (псевдонимы Әхмәт Дусайлы, 1949 елның 20 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай — 2020 елның 16 июне, РФ, ТР, Мөслим районы, Салавыз-Мухан) — язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1997 елдан). С. Сөләйманова исемендәге премия (2010), «Белем җәүһәрләре» халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты (2010). Татар язучылары турында мәгълүмат тупланган «Adiplar.belеm.ru» порталын оештыручы.

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 20 августында Татарстан АССР Мөслим районы Дусай авылында туган. Әбисе Миңлеямал һәм бабасы Мөхәммәтҗан Гатиннар тәрбиясендә үсә. Дусайда башлангыч мәктәптә, 7 чакрымдагы Күбәк урта мәктәбендә укыганда Гатин фамилиясе белән йөри. Мөхәммәдишаны авылда Хәмәдиша карт дип йөрткәч, балалары да, онык-оныкчыклары Хәмәдишин фамилиясен йөртә.

Шәҗәрәсе: бабасы Мөхәммәдиша → Мөхәммәдишаның әтисе Дәүләтәша → аның әтисе Җиһанша → аның әтисе Япай «алпавыт» → аның әтисе Рәҗәп → аның әтисе Миңлегол.

Яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә. 1980-еллар башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза. Иҗатында төп юнәлеш итеп проза жанрын сайлый. Беренче хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай районнары газеталарында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) күмәк җыентыгында дөнья күрә. 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган «Аймыл» китабы басылган. «КамАЗ» АҖ «Нур» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Соңрак «Рәхмәт, мизгел» хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.

1994 елда Яр Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета, 1995 елда әлеге газета каршында «Хәерле иртә» хосусый нәшрияты оештыра. Газетаның да, нәшриятның да җитәкчесе була. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары дөнья күргән. Чаллыда «Аргамак» журналы оешкач (1991), Айдар Хәлим аны басманың җаваплы сәркатибе итеп чакыра.

2001 елда Мөслим районының «Авыл утлары» газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, верстальщик итеп чакыралар һәм ул Чаллыдагы эшен, фатирын калдырып, туган ягына кайта. Соңгы вакытта Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында яшәгән.

2020 елның 16 июнендә вафат. Мөслим районы Баек авылында җирләнәӘхмәт Дусайлы вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 16.06.2020.

Иҗаты Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2010 — С. Сөләйманова исемендәге премия

Әдәбият Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 500-501нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар Әхмәт Дусайлы. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы Әхмәт Дусайлы. ТР Язучылар берлеге сайты Рузилә Мөхәммәтова. Язучы Әхмәт Дусайлы вафат. Татар-информ, 16.06.2020

Искәрмәләр

Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:Нәширләр