Ишкол — Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан түңгәвер башкортлары авылы. Тарихы Ишкол — Равил авыл Советы үзәге. Район үзәгеннән 22 чакрым һәм Магнитогорск тимер юл станциясыннан (Чиләбе өлкәсе) 70 чакрым еракта Олы Кызыл елгасы ярында урнашкан.

Авылга Верхнеурал өязе Түңгәвер олысы башкортлары үз җирләрендә нигез сала, 1789 елдан билгеле. Башлангыч төпләнүче сотник Ишкол Әбделмәнов исеме белән аталган. 1816 елда авылга нигез төзәүче Ишкол Әбделманов әле исән була. Аның улы Кодрәт сотник булып хезмәт итә. Йөз башы Ишкуллы 1789 елда Демидовка Агыйдел белән Әүҗән елга буйларындагы җирләрне куртымга бирүдә катнашуы билгеле.

1795 елда 45 йортта 296 кеше яшәгән, 1866 елда 119 йортта — 626 кеше. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгелләнгән. Мәчет булган.

Урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер‑акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.Башҡорт энциклопедияһы / Ишҡол ауылы

Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан җөмһүриᴙтсының муниципаль районнары турындагы бердәм иликᴛeрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2010 1 080 1 257 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1 257 кешенең яшәве мәгълүм. 1900 елда — 710 кеше; 1920 елда — 853 кеше; 1939 елда — 491 кеше; 1959 елда — 621 кеше; 1989 елда — 1053 кеше яшәгән. Башкортлар яши.Башҡорт энциклопедияһы / Ишҡол ауылы

Шәхесләр

Абдулхәй Сафин — башкорт хәрбие. Гөлназ Котыева — башкорт язучысы, шагыйре Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан җөмһүриᴙтсының муниципаль берәмлекләр сәвиты.

Төркем:Башкортстан авыллары