Бәләбәй районы () – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Бәләбәй шәһәре Уфадан 180 км, шул ук районда урнашкан Аксаково тимер юл станциясенә кадәр 8 км.
Тарих 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
География Бәләбәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, иң югары җирендә урнашкан. Мәйданы 1 869 км² тәшкил итә. Бәләбәй районы Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк районнары белән чиктәш. Районның төп су артериясе Ык кушылдыклары Үсән белән Рә ялгалары. Районның 32%ын урманнар алып тора.
Халык Районда 2023 елның башында 95852 кеше яшәгән. 85 авыл бар, иң эреләре: Аксаково (3 мең), Знаменка (2009 елда 2,03 мең кеше яши), Горький ис. Племзавод үзәге (1,21 мең), Баженово (1,17 мең), Үсән-Ивановское (0,92 мең), Мәтәүбаш (0,78 мең).
Демография
Район җирендә туган танылган кешеләр Мәгубә Сыртланова Айрат Ибраһим Мөнир Вафин Яков Ухсай Константин Иванов Кев Салихов Нур Даутов Камил Фазлый (1949, Тузлыкуыш), язучы, БР атказанган укытучысы.
Икътисад Районда Башнефть АҖҖ «кызлары» НГДУ «Октябрьскнефть» һәм «Ишембайнефть» НГДУлары 81 нефть тишемен хезмәтләндерә.
Төп җитештерүче предпприятиеләр: «Бәләбәй заводы «Автонормаль» ААҖ; ООО «Бәләбәй предприятиесе «Автодеталь» – 183,9% һәм «Бәләбәй заводы «Автокомплект». Ул ширкәтләрнең тотрклылыгы Тольяттидагы («ВАЗ») и Чаллыдагы («КАМАЗ») автомобиль төзү ширкәтләренә бәйле.
Авыл хуҗалыгы 2010 елның 1 июленә Бәләбәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен 176 предприятие җитештерә, шул исәптән 1 дәүләт предприятиесе, 1 ААҖ, 14 ҖЧҖ, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы, 120 игенче (фермер) хуҗалык һәм 37 хосусый эшмәкәр. Аларга 109 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре туры килә, аларның 58,8% – игеннәр.
2009 елда эре хуҗалыклар 35-39% продукция җитештергән, фермерлар – 6,6-8,7%, шәхси хуҗалыкларда – 58,4-52,3%.
Мәгариф өлкәсе Бәләбәй районында 37 мәктәп әлегә бар: 9 – төп, 23 тулы урта, 4 гимназия, 1 кичке мәктәп, 4 филиал (башлангыч). 9900 укучы. Гимназияләр – татар, башкорт, рус, чуаш гимназияләре. 21 мәктәп авылларда урнашкан.
9 милли мәктәпнең 5се – чуашныкы, икесе – татар-чирмешнеке (Мәтәүбаш мәктәбе, аларда төрле авыл балалары укый), 1 – чиста татар, 1 «татар-башкорт» мәктәбе. Башлангыч һөнәри белемне алып була: һөнәри лицейларда – №№40, 46, 89. Урта һәм югары һөнәри белем: медицина һәм педагогика көллиятләре, машина төзү техникумы, Бәләбәй механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү машина төзү техникумы. Самар архитектура-төзелеш университетының филиалы. Матбугат «Бәләбәй хәбәрләре». Иҗтимагый-сәяси газета. Оештыручылары: Бәләбәй шәһәр Советы, газета редакциясе. Башкортстандагы газеталар арасында иң борынгылардан санала, ул 1918 елдан башлап атнага 3 тапкыр чыга.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Бәләбәй өязе
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Башкортстан районнары