Татар Кандызы — Татарстан Республикасының Баулы районындагы татар авылы. Географиясе Татар Кандызы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 317 чакрым, ә район үзәге Баулыдан көньяк-көнбатышка таба 32 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Исеме Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, моннан күп еллар элек бу урында зур урман үскән. Урман арасыннан мул сулы елга аккан. Елга суында кыйммәтле тиреле җәнлекләр — кондызлар яшәгән. Авыл исеме, кондызлы елгадан үзгәртелеп, Кандыз исеме алган. Авылга нигез салучыны патшага хезмәт күрсәткән Сәнҗап баба булган диләр. Моннан тыш, Сөләйман һәм Сәетгәрәй исемнәре дә телгә алына. Сулыклар Авыл яныннан Югары Кандыз елгасы агып үтә. Аңа тагын Куй елгасы килеп кушыла. Авылда чишмәләр шактый. Чишмәләрне карап, чистартып торалар. Ибли чишмәсе — авылда билгеле чишмә. Аны Ибне Әмин исемле кеше казыган, чистартып торган. Биш чишмә Ибли чишмәсе янында, алар Салих тавы итәгеннән агып чыга. Ак чишмә ак ташлар арасыннан ургып чыга, суын Кандызга илтә. Кайнап чыккан чишмә хәзер балык буасы астында калган. Суы көчле булып ургып чыкканлыктан, аны шулай атаганнар. Куаклар чишмәсе — Ак чишмә белән Ибли чишмәсе арасында. Салкын чишмә Ибрай авылына барганда кала. Корыган чишмә — Сөләйман авылы очында. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, коры елларда аның суы бетә торган булган. Кызыл чишмә агып чыккан тауның балчыгы кызыл булганга шулай аталган. Таулар Кандыз авылы янында таулар да байтак. Салих тавы, Очлы тау, Ташлы башы тавы, Чишмә тавы, Кызыл чишмә тавы, Күпчемә тавы, Каравыл тавы, Грән тавы, Ак чишмә тавы, Сорка таулары (сөркә сүзеннән), Биек чагыл таулары (чагыл — чабылмый кала торган урын), Тегермән тавы, Сәхибә чокыры тавы, Тирән чокыр тавы, Капка чокыр тавы, Каршы тау, Двор тавы һ. б. Авылда чокырлар да шактый. Алар авылның төрле якларына урнашкан: Мәгъри чокыры, Исәнтәй чокыры, Чатра чокыры, Сай чокыр, Тирән чокыр, Ычтапан чокыры, Карлы чокыр, Кәрим чокыры, Миләшле күл чокыры, Сәхибә чокыры, Семен чокыры, Торба чокыры һ. б. Авылда күлләр юк диярлек. Шулай да Торна күле дигән күл бар. Бу күлгә торналар төшеп ял иткән. Кандыз авылында элек 3 мәчет эшләгән. Күпер башындагысын (Кандыз елгасы буена салынган) — Кызыл мәчет, икенчесен — Зур мәчет, ә өченчесен Сөләйман мәчете дип атаганнар. Революциядән соң Зур мәчетне мәктәп итәләр, ләкин 1928 елда ул яна. Кызыл мәчет башта клуб, соңыннан мәктәп, 1944 елдан шифаханәгә әйләндерелә. Сөләйман мәчете 1927 елда мәктәп, соңыннан бераз вакыт элеватор булып тора. Бөек Ватан сугышыннан соң бу мәчет яңадан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Халык =
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 809 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,78%, башка халыклар — 1,48%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,74%.
Күренекле кешеләр =
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1941-04-14 Рәшит Әхмәтҗанов Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрь 1995-01-05 Казан 1950-06-19 Илдус Әхмәтҗанов актёр
Татар Кандызы авылында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов (1941— 1995) һәм аның энесе Татарстанның халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов (1950) туып үскәннәр. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.