Сана бөек мәчете (, әл-җәмиг әл-кәбир би-сана-әэ) — Йәмән башкаласы Сана шәһәрендә Мөхәммәт пәйгамбәр исән вакытта төзелгән мәчет. VII гасырда төзелгән бина элеккеге көнчыгышында урнашкан һәм шәһәрнең тарихи үзәген үз эченә алган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының бер өлеше булып тора.
Тарих Ислам тарихы буенча, мәчетнең иң борынгы диварлары Мөхәммәт пәйгамбәр исән вакытта төзелгән. Бина күп гасырлар дәвамында берничә ремонт кичергән. Анда 1972 елда реставрация вакытында борынгы кулъязмалар табылган.
Үзәк ишегалды 80 х 60 метр. Гыйбадәт заллары төньяктан көньякка таба урнашкан. Заллар башка районнардан китерелгән Исламга кадәрге чор материалларыннан төзелгән. Бер фикер буенча, мәчет — мөселман чоры (Госманлы империясе) корылмасы, чөнки мәчет Мәккәдәге Кәгъбәгә охшаш. Икенче фикер буенча, мәчет дизайны Исламга кадәрге чорга карый. Бинада вакыф документлары сакланган, борынгы кулъязмалар булган зур китапханәсе бар.
Сылтамалар Old City of Sana'a. unesco.org Old City of Sana'a (video). unesco.org
Моны да карагыз Йәмәндә ислам
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Йәмән мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:VII гасырда төзелгән мәчетләр