Дәфтәре Чыңгызнамә, шулай да Дәфтәр Чыңгызнамә, Дастане Чыңгызнамә (XVII гасырның азагы) — Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихи язмаларына һәм риваятьләре нигезләнгән XVII гасырның ахырында иҗат ителгән татар әдәбияты ядкаре.

Тасвирлама Дин эшлеклесе, 1670-1671 елгы крестьян сугышында катнашкан Идрис-хафиз әсәрнең авторы булуы фаразКазан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. — Казан, 2008, № 5. — Б.169.. Әсәр 6 кыйсса-бүлектән төзелгән. Һәр бүлек Чыңгыз хан нәселе, Аксак Тимер, Гайсә улы Әмәт, Идегәй һәм башка ханнарның яшәү урыны, биләмәләре тарихын, истәлекләрен яктыртаРавил Фәхретдинов kitap.net.ru. Әсәрнең соңгы өлеше «Татар елъязмасы» буларак мәгълүм.

Бу фразеологизмнарга, гади, шул ук вакытта тасвирлы телле әсәрне беренче булып И.Хәлфин тарафыннан өйрәнелә. 1822 елда әсәрнең җыелма текстын бастыра. Бу әсәр Казан университеты һәм 1 нче ир балалар гимназиясе шәкертләре өчен әсбап булып тораXV-XVIII гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча чыганаклар beznenmiras.ru. Әсәрнең иң тулы басмасы 1882 елда Ф.Җиһаншин тарафыннан нәшер ителә. Бүгенге көндә 40 тан артык күчермәсе табылган.

Чыганаклар

Усманов М. А. Татарские исторические источники. XVII—XVIII вв. — Казань, 1972; Иванич М. «Дафтар-и-Чингиз-наме» как источник по истории кочевых обществ // Источниковедние истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1233—1556. — Казань, 2002; Газиз Г., Рәхим М. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925. Казан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. — Казан, 2008, № 5. ISSN 0206-4189.

Искәрмәләр

Шулай да карагыз Идегәй (дастан) Казан университеты Риваять

Моны да карагыз Чыңгызнамә (XVI гасыр)

Төркем:Дастаннар Төркем:Татар әдәбияты Төркем:Татар ханнары