Лилия Низамиева, Лилия Рашат кызы Низамиева (1973 елның 15 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, Яр Чаллы (1997—2001 елларда) һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы (2002—2004 елларда, 2007 елдан) театрлары актрисасы. Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган артисты (2019).
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туган. «Драма театры актеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (2015 елдан Казан дәүләт мәдәният институты) тәмамлаган (1997).
Хезмәт юлы 1997—2001 елларда — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
2002—2004 елларда, 2007 елдан — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә.
2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеге башланып китә. Хәзерге вакытта Казан театр училищесындә «актер осталыгы» курсы алып бараНизамиева Лилия Рашатовна, преподаватель. Казан театр училищесы сайты.
Башкарган кайбер рольләре
Алсу — «Узма яшьлек заяга» (Фәнәвил Галиев) Земфира — «32 нче март» (Раил Садриев, М. Сафин) Чәчәк-Ана — «Сак-Сок» (Рабит Батулла) Җомабикә — «Тапкыр егет» (Дәрҗия Аппакова) Чеби — «Иске курчакларда Яңа ел» (Рәдиф Сәгъди) Ана бүре, Ана, Ана бия — «Алмачуар» (Галимҗан Ибраһимов, Фәнәвил Галиев) Кар иле патшабикәсе — «Кар иле патшабикәсе» (Е. Шварц) Чуар тавык — «Килмешәк» (Хәбир Ибраһим) Зөләйха — «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали, Н. Гайнетдин сәхнәләштергән) Ида Борисовна, Журналист — «Умырзая» (Ренат Харис) Камилла — «Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә» (Рей Куни, Хәбир Ибраһим тәрҗемәсе) 3 нче бәти — «Бүре һәм Кәҗә» (Рафис Корбан) Алмабикә, Габдия — «Ничек миллионер булырга?» (Мансур Гыйләҗев) Зөлфия — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (Илдар Юзеев)
Җиһан — «Башмагым» (Таҗи Гыйззәт) Катарина — «Тискәрегә авызлык» (Уильям Шекспир, Зөлфәт тәрҗемәсе) Мишәр кызы — «Зәйтүнәкәй» (Рабит Батулла) Солбикә, Убырлы — «Җиде кыз» (Нәкый Исәнбәт) Фәрдия — «Нигез ташлары» (Туфан Миңнуллин) Ирада Тибальдовна — «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Разил Вәлиев) Приют директоры — «Казан ятиме» (Ркаил Зәйдулла) Карабикә — «Айрыз батыр» (Ренат Әюпов, Ркаил Зәйдулла) Убырлы карчык — «Убыр-шоу» (Зәринә Хөснуллина ) Нина Васильевна — «Супер кияү» (Туфан Миңнуллин) Рәйсә Идрисовна — «Мәхәббәт күгәрченнәре» (Владимир Гуркин) Масса — «Сәлам, Актәпи!» (Александра Сальникова) Арыслан — «Питер Пэн» (Дж. М. Барри)
Фильмография Сания — «Тутык кыңгырау» (Фәнәвил Галиев, режиссер Илфат Камалиев) 2016 — Маһирә ханым (табибә) — «Ак чәчәкләр» (Габдрахман Әпсәләмов, режиссер Ренат Әюпов).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 — Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Кариев театрының ВКонтакте сәхифәсеРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның атказанган артисты исеме ...Лилия Низамиевага бирелде. Татар-информ МА, 30.01.2020.
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Илнар Җиһангир улы Низамиев, Кариев театры артисты, ТР атказанган артисты (2012''). Өлкән уллары Искәндәр (1999 елның 12 декабрендә Казанда туган), 2021 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2023 елның гыйнварыннан бирле эшли. Казан театр училищесында укыта. Искәндәрнең хатыны Алия (Кама Тамагы районыннан). Кызлары Айсылу ― Казан музыка училищесының фортепиано бүлеге студенты. Кече уллары Исмәгыйль, киноларда төшкән (мәсәлән, 2020 елда сериалында Юзуф Валиев), 2025 елда IX классны тәмамлыйЛилия Йосыпова. «Актер һөнәрен сайлап, бәхетлеме син, диләр». «Ирек мәйданы», 27.03.2025, № 12 (755). ― Б.6-7.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Лилия Низамиева. Кариев театры сайты Илнар һәм Лилия Низамиевлар. ВКонтакте сәхифәсе
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары