Айдар Тимербаев, Айдар Рифкать улы Тимербаев (1971 елның 22 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Татар Икшермәсе) — популяр җырлар-хитлар язучы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, продюсер, Татарстанның атказанган артисты (2019).
Тәрҗемәи хәле 1971 елның 22 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Казанда югары белем алган. BARS Media реклама ширкәтендә эшли. Җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның продюсеры.
Иҗаты Җырларының саны 500. Равил Харисов җитәкләгән «Мирас» төркеме белән Җәмилә беренче җырларын башкарганГөлнара Җәлилова. Хитлар авторы Айдар Тимербаев: «Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова». «Ирек мәйданы», 24.01.2019. Күп җырларының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.
Ике ел эчендә (2018, 2019) 31 җыры премия (Татар җыры, Болгар радиосы, TMTV каналы һ. б.) яулый. Күп җырлары татар радио-телевидениесендә яңгырый.
Җырлары Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һ. б. җырчыларның репертуарында бар. Салават Фәтхетдинов 16, Вадим Захаров 12 җырын башкара.
Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе уза Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе. «Саба таңнары», 18.10.2019.
Кайбер популяр җырлары: «Кагылма кеше ярына», «Яратмый кавышмагыз», «Тапшырылмаган хат», «Кайларда оң сез, дусларым», «Син дә мине күрсәң иде», «Алдама», «Монда авыл булган», «Ник көнләшим», «Ике минут», «Яшьлегемне сагынам», «Бар икән күрәселәр», «Үпкәләмик язмышларга», «Туган йорт», «Саба», «Югалган мәхәббәт», «Миңгәр Сабантуйлары», «Дусларымнан аерма», «Шәптән түгел», «Әнкәй мичтән ипи алган», Исполнитель Айдар Тимербаев. Яндекс МузыкаАйдар Тимербаев онлайн.
Альбомнары 2012 — «Кагылма кеше ярына»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 — Саба районы башлыгының Рәхмәт хаты — «районда мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше һәм халык арасында музыка сәнгатен пропагандалаганы өчен» Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты . Саба районы порталы 2019 — Татарстанның атказанган артисты Җырчыларга атказанган артист исеме бирелде. Татар-информ, 24.12.2019
Гаиләсе Хатыны Гөлнара, уллары Азат, Булат.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Айдар Тимербаев. ВКонтакте Айдар Тимербаев aidardus. Instagram Айдар Тимербаев. Одноклассники Айдар Тимербаев. Мой мир Айдар Тимербаев җырлары Айдар Тимербаев җырлары Айдар Тимербаев - Кагылма кеше ярына (YouTubeвидео, 3:35)
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Автор-башкаручылар Төркем:Продюсерлар Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары