Санджи́т Кума́р Джха (Инглиз телендә: Sanjeet Kumar Jha), рухи исеме — Садхупри́я Дас(а) (Инглиз телендә: Sadhu Priya Das) — Россия Һиндстан чыгышлы Индуизм дини һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия-Һиндстан дуслыгы рәисе, Россиянең Һинд дине киңәшмәсе һәм Россиядә Һиндлеләр Ассоциациясе президенты. 2014 елдан бирле — Мәскәүдә Һиндстан мәдәнияте мөдире.
Җәмәгать эшчәнлеге 2011—2012 елларда Россия Һинд дине тарафдарларын һәм "Бһагават-Гита ничек ул бар" китабын яклап чыккан, бу китапны Россиядә тыймакчы булганнар. Һиндлеләр Ассоциациясе башы сыйфатында ул Россиядә һәм Төрекмәнстанда кришнаитларның дини хокукларын яклап чыккан. 2000-енче елларда Мәскәүдә бердәнбер Һинд дине мәктәбенең төп спонсорларының һәм мөдирләре шурасының рәисе булган.
2000-енче елларда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Һиндлеләр җәмәгатенең башы буларак, С. К. Джха Россия президенты Владимир Путин, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Рус Православие Чиркәве митрополиты Климент белән очрашкан.
Шәхси тормышы Өйләнгән. Мәскәүдә тора. Дине буенча — Кришнаит.
Шулай ук карарга мөмкин Мәскәүдә Кришна гыйбадәтханәсен төзү Россияда Һинд дине
Искәрмәләр
Әдәбият Иваненко С. И. Вайшнавская традиция в России: история и современное состояние. Учение и практика. Социальное служение, благотворительность, культурно-просветительская деятельность. — М.: Философская книга, 2008. — 320 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-902629-41-2.
Сылтамалар
Интервью с Санджитом Кумаром Джха
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине шәхесләре