Дамир Динниулов, Дамир Равил улы Динниулов (Дамир Равильевич Динниулов; 1962 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — эчке хезмәт генерал-майоры (2015), ТР буенча ЭЭМ урынбасары (2002—2018 елларда), Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 23 декабрендә Казанда туган. ССРБ ЭЭМ Иваново янгын-техник укуханәсен (2015 елдан РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясе) (1984), РФ ЭЭМ югары инженерлык янгын-техник мәктәбен (1991) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1999—2002 елларда — ТР ЭЭМ дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсе башлыгы.

2002—2011 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары — ТР ЭЭМ тыл башлыгы.

2011—2018 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары.

2018 елдан — «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе () идарәсе рәисе Динниулов Дамир Равильевич, генерал-майор внутренней службы. «Республика Татарстан», 23.07.2019.

Хәрби һәм махсус исемнәре РФ Президентының 2011 елның 29 июлендәге Указы нигезендә «эчке хезмәт полковнигы» Динниулов Дамир Равил улы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә.

РФ Президентының 2015 елның 21 февралендәге 91нче санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниуловка «эчке хезмәт генерал-майоры» махсус исеме бирелә Заместителю министра внутренних дел Татарстана Дамиру Динниулову присвоено звание генерал-майора внутренней службы. Пресс-служба МВД по Республике Татарстан Динниулов Дамир Равильевич. Региональное общественно-государственное объединение «Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту (ДОСААФ) Республики Татарстан».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале 2016 — I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале 2001 — «ТР буенча ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре» 2010 — «ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре» күп санлы ведомство бүләкләре

Милке 2015 елда еллык кереме — 3,1 млн. сум булган. Хосусый милкендә ике җир участогы (3 310 һәм 988 квадрат метр), 302 «квадрат» торак йорт һәм 172,6 квадрат метрлы фатирның чирек өлеше. Әлеге фатирның чирек өлеше хатынында, шулай ук хатыны милкендә машина кую урыны беркетелгән, шулай ук 295,9 мең сум күләмендә керем декларацияләнгән. Динниулов су транспортын өстен күрә — Silver 470 Cruiser мотор көймәсе (2007 елгы) бар. Toyota Land Cruiser 150 Prado (2013 елгы) машинасы хатынына язылган Топ-10 самых богатых силовиков Татарстана. БИЗНЕС Online, 19.05.2015. Искәрмәләр

Әдәбият Дамир Динниулов. Новая жизнь ДОСААФ. «Казань», 2019, декабрь, стр.4-7.

Сылтамалар Динниулов Дамир Равильевич. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)

Төркем:Генерал-майорлар Төркем:Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре