Дмитрий Бәдретдиновка һәйкәл — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов истәлеген мәңгеләштерү өчен урнаштырылган мемориаль бюст.
Максаты
2000 елның 1 мартында Аргун тарлавыгында Чечня территориясендә контртеррористик операция үткәргәндә 76 һава-десант дивизиясе 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы террорчыларның күп тапкыр көчлерәк булган каты һөҗүмен кабул итә. Десантчылар селкенми, чигенми, ахырга кадәр үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, үз тормышлары бәрабәренә дошманның юлын киртәлиләрПутин поручил провести в 2020 году памятные мероприятия в честь десантников, погибших в ЧР. РФ Президенты РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы хәрбиләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча чараларны тормышка ашырырга тәкъдим итәОб увековечении памяти воинов-десантников. Указ Президента РФ № 1334 от 21 июля 2000. Россиядә алтынчы рота сугышчыларына барлыгы 75 һәйкәл куелачак. Десантчыларның Аргун тарлавыгында батырлыгына егерме ел тулу уңаеннан Дмитрий Бәдретдиновка Чаллыда мемориаль бюст ачыла.
Урыны Бюст Дмитрий Бәдретдинов укыган 46нчы урта мәктәп территориясендә (423831, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 56 йорт) ачылган.
Катнашучылар Тантаналы чарада Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов катнаша. Һәлак булган солдатларның әниләре дә чакырылган иде. Чарада шулай ук Дмитрий Бәдретдиновның кызы Диана (Березина) да катнаша.
Искәрмәләр
Чыганаклар В Набережных Челнах установили бюст в честь погибшего десантника. nabchelny.ru, 3.12.2019 Виртуальный музей Героев Чеченской войны. Сайт В Татарстане открыли памятник «Псковскому десантнику» Дмитрию Бадретдинову. Интернет-портал Минобороны России
Сылтамалар
Отдали честь павшему смертью храбрых (YouTube видео, 1:37)
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Яр Чаллы һәйкәлләре Төркем:Дмитрий Бәдретдинов