Боерган — Татарстан Республикасының Тукай районындагы Боерган авыл җирлегенә керүче авыл. Түбән Кама сусаклагычы ярына якын урнашкан. Тарих
1714 елдан Минзәлә өязе документларында телгә алына. Вахит Имамов авылга 1540 елда нигез салынган, дип исәпли. 1835 елда мәчет төзелгән. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгәнИстория деревни Биюрган. nailtimler.com. 1931 елда авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Үрнәк» күмәк хуҗалыгы урнаша. 1950 елдан җирләр «Кама» күмәк хуҗалыгында. Этимология Авыл атамасы кеше исеме Боерганнан алынган дигән версия бар. Галим М. Әхмәтҗанов «Историческое наследие Татарского народа» китабында Сафа Гәрәй ханнан соң 1546—1551 елларда Казан ханлыгы белән Боерган идарә иткән, дип яза. 1551 елның октябрендә Шаһгали боерыгы белән җәзаланган. Авыл картлары «Аллаһ боерган» сүзеннән килеп чыккан дип хәтерли. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Халык саны 1795 1816 1859 1870 1884 1896 1906 1913 1920 1926 1938 1959 1970 1979 1989 2000 2010 64 141 351 320 433 399 573 580 597 342 391 289 350 529 506 461
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 404 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 92,08%, урыслар — 7,43%, башка халыклар — 0,25%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,25%.
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Сылтамалар Карта СП Биюрган Искәрмәләр