РСФСР халык артисты () — РСФСРның 1931—1992 елларда гамәлдә булган мактаулы исеме. 1931 елның 10 августында РСФСР ҮБК фәрманы белән булдырылган.
Мактаулы исемнең нигезләмәсе буенча, киң җәмәгатьчелектә хуплау тапкан һәм илнең мәдәниятенә зур өлеш керткән югары сәнгати образлар тудырган, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концертлар, эстрада һәм цирк программалары, музыкаль, телевизион, радиоәсәрләр иҗат иткән артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, башкаручыларга бирелгән.
Кагыйдә буларак, әлеге мактаулы исемне алу өчен кандидатның РСФСР атказанган артисты яки РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исемен алганнан соң ким дигәндә 5 ел үткән булуы шарт.
Мактаулы исемнең күкрәккә тага торган билгесе 1981 елның 30 гыйнварында РСФСР Югары шурасы президиумы указы белән расланган.
Мактаулы исем соңгы мәртәбә 1992 елның 4 февралендә хәрби дирижер Владимир Солодахинга бирелгән.
1991 елның 25 декабрендә кабул ителгән канун буенча мактаулы исемне булдырган дәүләтнең рәсми атамасы үзгәртелү сәбәпле Закон РСФСР от 25 декабря 1991 г. N 2094-I "Об изменении наименования государства Российская Советская Федеративная Социалистическая Республика", 1992 елның 4 февралендә соңгы тапкыр бирелгән Указ Президента Российской Федерации № 168 от 21 февраля 1992 года
Шулай ук карагыз :Төркем: РСФСР халык артистлары :Төркем:Русиянең халык артистлары
Искәрмәләр
Төркем:Бүләкләр алфавит буйлап Төркем:Мәдәният өлкәсендә мактаулы исемнәр Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:РСФСРның мактаулы исемнәре