Валерий Петр улы Кандилов (, 1952 елның 8 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) — Татарстан Җөмһүриятенең социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе (2017 елдан), икътисад фәннәре кандидаты. Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 8 гыйнварында Татарстан АССР Питрәч районының үзәге Питрәч авылында туган. КДУ каршындагы 131нче физика-математика мәктәбен (1969), «инженер-механик» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1975), «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча (1978) тәмамлаганВалерий Петр улы Кандилов. «Милләттәшләр» порталы. Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы КАИны тәмамлагач, 1975—1978 елларда Ташкәнт шәһәрендә В. П. Чкалов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсендә (2012 елдан ) инженер.

тәмамлагач, 1978—1982 елларда Казан шәһәрендә «Татгражданстрой» трестының автотранспорт предприятиесендә башлык урынбасары, ВНИИТнасосмашта станоклар бүлеге мөдире урынбасары.

1982—1990 елларда — КПССның Идел буе район, Казан шәһәр, Татарстан өлкә комитетларында фирка эшендә (инструктор, сектор мөдире).

1991 елда — ТАССР Югары шурасы секретариатының мәгълүмат секторы мөдире.

1991—1992 елларда — ТР Президенты аппаратының мәгълүмат үзәге башлыгы.

1992—1993 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесенең мәгълүмат үзәге башлыгы.

1993—1995 елларда — ТР Дәүләт шурасы секретариатының мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге мөдире.

1995—2000 елларда — ТР Дәүләт шурасы аппаратында: мәгълүмат-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире, эшләр буенча идарәнең Дәүләт шурасы эшчәнлеген мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.

2000—2003 елларда — ТР статистика буенча дәүләт комитеты рәисе (РФ Госкомстатының территориаль органы җитәкчесе).

2003— 2004 елларда — ТР дәүләт статистикасы комитеты рәисе.

2005 елның 6 маеннан — ТР социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты рәисе О назначиении Кандилова Валерия Петровича председателем Комитета Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу. «Республика Татарстан» , 07.05.2005.

2005—2016 елларда — Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Кандилов Валерий Петрович. Руководитель Татарстанстата. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан.

2017 елдан — ТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Петр улы Кандилов. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале. «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан). 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале. «Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре». «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале

Гаилә хәле Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Кандилов Валерий Петрович

Шулай ук карагыз

Төркем:Питрәч районында туганнар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Ташкәнт дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары