Талия Илгиз кызы Миңнуллина ( яки , 1985 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятеның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Миңнуллин РФ ФСБсының ТР буенча идарә башлыгы урынбасары, 2010 елга кадәр ТР буенча җитәкчесе булган Талия Минуллина. Топ гглавных невест Татарстана. kazanfirst.ru, 07.03.2018. Талия Илгиз кызы «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлаган (2007). MBA программасы буенча магистрлык курсын (Бөекбритания, 2013), һөнәри яңадан әзерләү программасын (2014, Мәскәү) үтә.
Хезмәт юлы 2007—2010 елларда — Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек мөдире.
2010—2012 елларда — ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, 2012—2014 елларда — дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең мөдире.
2014 елның 17 октябреннән — Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Миннуллина Талия Ильгизовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру).
Сылтамалар Талия Илгиз кызы Миңнуллина. ТР инвестицион үсеш агентлыгы сайты Андрей Кузьмин. Интервью без галстука. Талия Минуллина о Президенте РТ, инвестициях и о женщине на Востоке. (YouTube видео, 58:19)
Искәрмәләр
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар