Дхарма (|d|ɑːr|m|ə); (Санскрит телендә:धर्म dharma, dʱɐɽmɐ|); (Пали телендә: धम्म dhamma, translit. dhamma) Һинд дине, Буддачылык, Җәйничелек, Сикхчылык һәм башкаларда күп мәгънәле төп концепция. Көнбатыш телләрдә дхарма сүзе өчен бердәнбер тәрҗемә юк.
Һинд динендә, дхарма тормышны һәм Галәмне мөмкин итә торган тәртип Ртага туры килгән үз-үзеңне тотышны аңлата, һәм аларга вазифалар, хаклар, хокуклар, яхшы сыйфатларны һәм "яшәүнең дөрес ысулы"н аңлата.see: "Dharma", The Columbia Encyclopedia, 6th Ed. (2013), Columbia University Press, Gale, ; Steven Rosen (2006), Essential Hinduism, Praeger, , Chapter 3.
Дхарма сүзе тарихи Ведик диндә инде кулланылышта булган, һәм аның мәгънәсе һәм концепциясе берничә мең ел дәверендә үзгәргән. Борынгы Тамил телендәге әхлакый текст Тируккурал тулаем диярлек Арамга нигезләнгән, бу дхарма өчен Тамил төшенчәсе. Дхарманың антонимы булып Адхарма тора.
Этимологиясе
Классик Санскрит dharma исем сүзе (धर्म) яки Пракрит Dhaṃma сүзе dhṛ тамырыннан алынган, мәгънәсе "тотарга, тәэмин итәргә, сакларга",. Шулай итеп, dharma берәүне тәмугъка төшүдән саклый. Шулай итеп "нигезләнгән яки тотрыклы", һәм шулай итеп "закон" дигәнне аңлата. Ул борынгырак Ведик Санскрит n-тамыры dharman-дан алынган, аның турыдан-туры мәгънәсе "тәэмин итүче, тотучы", дини мәгънәдә Ртаның аспекты буларак карала.
Ригведада, сүз n-тамыры, буларак очрый , аның киң диапазон мәгънәләре бар, шулар арасында "нигезләнгән яки тотрыклы нәрсә" (стимуллар яки баганалар мәгънәсендә). Фигураль рәвештә ул "тәэмин итүче" яки "яклаучы" дигәнне аңлата (Ходайларның). Семантик рәвештә ул Грек сүзе Themis-ка охшаш ("фиксацияләнгән декрет, статут, закон"). Классик Санскритта, исем сүз тематик була: .
dharma сүзе derives from Прото-Индо-Европа теле тамырыннан алынган *dʰer- ("тотарга"), Санскритта ул class-1 тамыры буларак чагыла dhṛ. Этимологик рәвештә ул Авеста телендәге dar- сүзенә ("тотарга") бәйле, Латин телендәге firmus ("тотрыклы, куәтле") сүзенә, Литва телендәге derė́ti ("туры киләргә"), Литва телендәге dermė ("килешү") сүзенә бәйле.Karl Brugmann, Elements of the Comparative Grammar of the Indo-Germanic languages, Volume III, B. Westermann & Co., New York, 1892, p. 100. һәм darna ("гармония") һәм Иске Чиркәү Славян телендәге drъžati ("тотарга, ия булырга"). Классик Санскрит сүзе dharmas формаль рәвештә Прото-Индо-Европа dʰer-mo-s "тотарга"дан о-нигезле firmus белән тәңгәл килә, әгәр дә ул иртәрәк n-тамырлыдан тарихи үсеше булмаса.
Классик Санскритта, һәм Атхарваведаның Ведик Санскритында, нигез тематик булып тора: (Дэванагари: धर्म). Пракрит һәм Палида, ул dhamma. Кайбер хәзерге Индо-Арий телләрендә һәм диалектларында ул альтернатив рәвештә dharm буларак очрый.
Борынгы тәрҗемәләре Маурья Императоры Ашока безнең эрага кадәр "Dharma" сүзен (ул Пракрит Dhaṃma сүзен кулланган) Грек һәм Арамей теленә тәрҗемә итәргә теләгәндә, ул Кандагар Ике Телле Кыя Язмаларында һәм Ашоканың Кандагар Грек теле Эдиктында Грек сүзе Эусебияне кулланган (εὐσέβεια, диндарлык, рухи җитешү) һәм Кандагар Ике телле Таш Кыя Язмасында Арамей теле Qsyt ("Хакыйкать")не кулланган.
Билгеләмәсе Дхарма Һинд фәлсәфәсендә һәм Һинд диннәрендә үзәк әһәмиятле концепция булып тора. Аның Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә күп мәгънәләре бар. dharma сүзенең бердәнбер төгәл билгеләмәсен биреп булмый, чөнки сүзнең озын һәм төрле тарихы бар һәм үз эченә катлаулы туплама һәм мәгънәләрне ала.J. A. B. Van Buitenen, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Volume 7, Number 1/2 (April–July 1957), p. 36. dharma өчен көнбатыш телләрдә бердәнбер тәңгәл килүче синоним сүзе юк.See: Ludo Rocher (2003), The Dharmasastra, Chapter 4, in Gavin Flood (Editor), The Blackwell Companion to Hinduism, . Alban G. Widgery, "The Principles of Hindu Ethics", International Journal of Ethics, Vol. 40, No. 2 (Jan. 1930), pp. 232–245. dharma сүзе белән борынгы Санскрит әдәбиятын Алман теленә, Инглиз теленә һәм Француз теленә тәрҗемә итүнең берничә бәхәсле эшләп караулары булган. Пол Хорш раслаганча, бу хәзерге тәрҗемәчеләр һәм комментаторлар өчен аеруча авырлыкларның сәбәбе булган. Мәсьәлән, Грассманның Hermann Grassmann, Worterbuch zum Rig-veda (German Edition), Motilal Banarsidass, Риг-Веда тәрҗемәсендә дхарма сүзенең җиде төрле мәгънәсе идентификацияләнсә, Карл Фридрих Гелднер үзенең Риг-Веда тәрҗемәсендә дхарма сүзенең 20 төрле тәрҗемәсен куллана, шуларга башкалар арасында "канун", "тәртип", "вазифа", "гадәт", "сыйфат", һәм "модель", керә. Шулай да, dharma сүзе Инглиз телендә киң кабул ителгән алынма сүз булып тора, һәм ул барлык диярлек кыскартылмаган Инглиз теле сүзлекләренә кертелгән. dharma сүзенең тамыры "dhri", аның мәгънәсе "тәэмин итәргә, тотарга". Ул үзгәрешнең курсын үзгәрештә катнашмыйча көйләүче нәрсә, һәм даими булып калучы принцип.Steven Rosen (2006), Essential Hinduism, Praeger, , pp. 34–45. Һинд диненең Санскрит сүзләре һәм концепцияләренең билгеләмәләрен һәм аңлатулырын бирүче киң цитаталанган ресурс, Монье-Уильямс тәкъдим иткәнчә dharma сүзенең күп билгеләмәләре бар, мәсьәлән, билгеле нәрсә, төгәл декрет, статут, канун, практика, йола, вазифа, хак, дәрәҗә, әхлаклылык, дин, дини ирешү, яхшы эшләр, табигать, характер, сыйфат, хасият. Шулай да, бу билгеләмәләрнең һәрберсе тулаем түгел, чөнки бу тәрҗемәләрнең комбинациясе сүзнең тулаем мәгънәсен чагылдырмый. Гади сүзләр белән әйткәндә, dharmaның мәгънәсе "хак яшәү рәвеше" һәм "хаклык юлы". dharma сүзенең мәгънәсе контекстка бәйле, һәм тарих аша Һинд диненең фикерләре эволюцияләгән кебек үк эволюцияләгән. Һинд диненең иң иртә текстларында һәм борынгы риваятьләрендә, dharma Хаостан барлыкка килгән Галәм кагыйдәләренең Галәми законы, һәм шулай ук ритуалларны аңлата; соңрак Веда, Упанишада, Пурана һәм Һинд эпосларында, мәгънә сафрак, байрак һәм катлаулырак булып киткән һәм сүз төрле контекстларда кулланылган. dharmaның антонимы булып adharma тора (Санскрит телендә: अधर्म), аның мәгънәсе "дхарма булмаган". dharma белән кебек үк, adharma сүзенә күп фикерләр керә һәм мәгънәсе булып тора; гади сүзләр белән әйткәндә, адхарманың мәгънәсе табигатькә каршы булган нәрсә, әхлаксыз, дөрес булмаган яки канунсыз булган нәрсә. Буддачылыкта, dharma Буддачылыкның нигезләүчесе Будданың тәгълиматларын һәм доктриналарын үз эченә кертә.
Тарихы Абруйлы History of Dharmasastra китабы буенча, Ригведа гимннарында дхарма сүзе сыйфат яки исем сүз итеп кимендә илле алты мәртәбә очрый. Пол Хорш буенча, дхарма сүзенең Ведик Һинд диненнән килеп чыккан. Риг Веда гимннарында расланганча Брахман Галәмне хаостан барлыкка китергән, алар (dhar-) Җирне һәм Кояш һәм йолдызларны аерым тоткан, алар күкне җирдән аерым һәм ерак тәэмин итәләр (dhar-), һәм алар селкенүче тауларны һәм үзәннәрне тотрыкландыралар (dhar-). Ходайлар, күбесенчә Индра, тәртипне тәртипсезлектән, гармонияне хаостан, тотрыклыкны тотрыксызлыктан аерым тоткан – бу гамәлләр Ведада дхарма сүзе тамыры белән әйтелә. Риваять шигырьләреннән соң тезелгән гимннарда, дхарма сүзе Галәм принципы киңәйтелгән мәгънәсен ала һәм Ходайлардан аерым очрый. Пол Хорш раслаганча ул Атхарваведада динамик функциональ мәгънәле концепциягә эволюцияли, мәсәлән, субъект аша сәбәбне нәтиҗәсе белән тоташтыручы Галәм законы буларак. Ритуал космикка бәйле, һәм "dharmani" Ходайлар тәртипсезлектән тәртипне барлыкка китерер өчен һәм хаостан дөньяны барлыкка китерер өчен принципларга церемониаль тугърылыкка тиңләнә.Paul Horsch, "From Creation Myth to World Law: the Early History of Dharma", Journal of Indian Philosophy, December 2004, Volume 32, Issue 5-6, pp. 430–431. Хәзерге дөньяны риваять Галәменә бәйләүче Дхарманың ритуалы һәм Галәм сиземеннән соң концепция этик-иҗтимагый мәгънәгә киңәя, ул кешеләрне бер-берсенә һәм башка тормыш формаларына бәйли. Нәкъ шунда дхарма канун концепциясе буларак Һинд динендә пәйда була.P. Thieme, Gedichte aus dem Rig-Veda, Reclam Universal-Bibliothek Nr. 8930, pp. 52.Paul Horsch, "From Creation Myth to World Law: the Early History of Dharma", Journal of Indian Philosophy, December 2004, Volume 32, Issue 5-6, pp. 430–432.
Дһарма борынгырак Һинд дине әдәбиятында, соңрак Ведаларда, Упанишадаларда, Пураналарда һәм Эпосларда бар; дхарма сүзе Һиндстанда соңрак диннәрдә үзәк роль уйный, мәсьәлән, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә. Бреретор буенча, Дһарман Риг-Ведада 63 мәртәбә очрый; шуңа өстәп Дхарман сүзенә бәйле сүзләр шулай ук Риг-Ведада очрый, мәсьәлән, бер мәртәбә дхармакрт, 6 мәртәбә сатьядхарман буларак, һәм бер мәртәбә дхармавант буларак, 4 мәртәбә дхарман буларак һәм ике мәртәбә дхариман буларак.
"Дһарма" өчен Һинд-Аурупа параллельләре мәгълүм, әмма бердәнбер Иран эквивалент булып Борынгы Фарсы телендәге дарман сүзе "чара", аның мәгънәсе Һинд-Арий телләрендәге дхарман сүзеннән шактый ерак, фараз ителгәнчә, "Дһарма" сүзе Һинд-Иран чорында төп рольне уйнамаган һәм соңрак Ведик традиция астында үсеш алган.Joel Brereton (2004), "Dharman in the RgVeda", Journal of Indian Philosophy, Vol. 32, pp. 449–489. "There are Indo-European parallels to dhárman (cf. Wennerberg 1981: 95f.), but the only Iranian equivalent is Old Persian darmān 'remedy', which has little bearing on Indo-Aryan dhárman. There is thus no evidence that IIr. *dharman was a significant culture word during the Indo-Iranian period." (p.449) "The origin of the concept of dharman rests in its formation. It is a Vedic, rather than an Indo-Iranian word, and a more recent coinage than many other key religious terms of the Vedic tradition. Its meaning derives directly from dhr 'support, uphold, give foundation to' and therefore 'foundation' is a reasonable gloss in most of its attestations." (p.485) Шулай да, Зәрдөштлектә мәгънәсе "мәңге канун" яки "дин" булган Даэна сүзе Санскрит сүзе "Дһарма"га бәйле дип фараз ителә. Дһарма белән кисешкән фикерләр башка борынгы мәдәниятләрдә дә бар: мәсьәлән, Кытай Таосы, Мисырда Маат, Шумер Месы.
Эусебия һәм дхарма
20-енче гасыр уртасында, Әфганстанда безнең эрага кадәр 258 елгы Һиндле Император Ашока язмасы - Кандагар Ике Телле Таш Кыя Язмасы табылган булган. Бу таш кыя язмасында Грек телендә һәм Арамей телендә текст бар. Пол Хэкер буенча, таш кыяда Санскрит сүзе дхарманың Грек мәгънәсе очрый: эусебия сүзе.Paul Hacker (1965), "Dharma in Hinduism", Journal of Indian Philosophy, Volume 34, Issue 5, pp. 479–496 (English translated version by Donald R. Davis (2006)). Эллинистик Греция галимнәре эусебияне катлаулы концепция дип аңлаталар. Эусебия Ходайларга ихтирам күрсәтүне генә түгел, әмма шулай ук рухи җитешкәнлекне, тормышка карата ихтирамлы мөнәсәбәтне, һәм үз эченә берәүнең әти-әнисенә, балаларына таба дөрес мөнәсәбәтне, ир һәм хатын арасында дөрес үз-үзеңне тотышны, һәм билогик яктан бәйләнешсез кешеләр арасында үз-үзеңне тотышны аңлата. Пол Хэкер нәтиҗә ясаганча бу таш кыя язмасы 2300 ел элек Һиндстанда дхарма үзәк концепция булган һәм аның мәгънәси дини фикерләр генә түгел, әмма хокук, берәүнең кеше җәмгыятенә таба вазифасын аңлаткан.Etienne Lamotte, Bibliotheque du Museon 43, Louvain, 1958, p. 249.
Рта, майя һәм дхарма