Туфан Миңнуллин музее () — Татарстанның Кама Тамагы районы үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның (Туфан Габдулла улы Миңнуллин, 1935—2012) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих 2012 елның 12 августында ачылган.

2015 елның 25 августында музей ишегалдында Туфан Миңнуллинга бюст ачыла. Авторы — сынчы Винера Абдуллина.

Бина Музей Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее янәшәсендә (Карл Маркс урамы, 105), Туфан Миңнуллин үзе буялмаган нарат бүрәнәләрдән салдырган бер катлы мансардалы йортта урнашкан. Әлеге йорт төзелә башлагач, язучы бирегә кайтып иҗат итәргә хыялланган.

Экспонатлар Мәйданы — 124, 3 кв. м. Экспонатлар беренче катта һәм чормада (мансардада) урнашкан. Музей-йортта язучының рухы, тынгысыз күңеле чагылыш тапкан. Биредәге экспонатларның кайберләрен Туфан Миңнуллин үзе китергән булган. Кайберләрен, язучының вафатыннан соң, кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова бүләк иткән. Күп санлы китаплары, фотосурәтләр, киемнәр, өстәл-ятагы һ. б. шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция язучы образын ача. Музей ишегалдында куелган бюст — замандашларының аңа булган олы хөрмәте, мәхәббәте билгесеМөршидә Кыямова. Туфан Миңнуллинга һәйкәл ачылды. Intertat.ru, 26.08.2015.

Сылтамалар МБУ «Районный краеведческий музей» Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан. tatfrontu.ru Карточка учреждения Ленар Закиров. К Туфану Миннуллину — в Мереткозино. «Татарстан», 13.09.2016

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Кама Тамагы районы музейлары Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Мемориаль музейлар Төркем:Туфан Миңнуллин