Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Тәкәнеш районы (1932-1963), Түбән Тәкәнеш авылы тарихы белән таныштыра.

Тарих 1965 елның 5 ноябрендә Түбән Тәкәнеш мәктәбе музее нигезендә авыл музее оештырыла Международный день музеев. yaistorik.wordpress.com, 18.05.2011.

Бина Тәкәнеш музее Түбән Тәкәнеш авылы уртасындагы «Кояшкай» балалар бакчасы урнашкан ике катлы кирпеч бинаның икенче катында урнашкан.

Экспонатлар Музей экспозициясендә юкка чыккан район, авыл тарихы буенча материаллар, киемнәр, татар халкы көнкүреше җиһазлары, документлар, фотосурәтләр урын алган.

Сылтамалар Таканышский краеведческий музей. Музеи России Краеведческий музей села Нижний Таканыш. (YouTube видео, 3:52)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Мамадыш районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары