Гафур Голәм, Гафур Голәм улы Голәмов (, 1903 елның 27 апреле (10 мае), РИ, Төркистан генерал-губернаторлыгы, Сырдәрья өлкәсе, Ташкәнт — 1966 елның 10 июле, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт) — шагыйрь, үзбәк совет әдәбияты классигы, Үзбәк ССР академигы (1943), 2нче дәрәҗә Сталин (1946) һәм Ленин (1970, вафатыннан соң) премияләре лауреаты, Үзбәк ССР халык шагыйре (1963).
Тәрҗемәи хәле
1903 елның 27 апрелендә (10 маенда) Ташкәнтта биш балалы диһкән гаиләсендә туган. Әтисе Голәм Мирза Гариф (?—1912), әнисе Ташбиби (1882—1918). Гафур күптөрле һөнәрләр алыштыра. 1916 елда Ташкәнтның Укчы мәхәлләсендәге Самсонов рус-тузем укуханәсенә укырга керә. Ватандашлар сугышы елларында балалар йортына эләгә. хәреф җыючы булып эшли. Мөгаллимнәр курсын, соңрак Ташкәнттә педагогика институтын тәмамлый. 1919—1927 елларда укытучы, мәктәп-интернат мөдире, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе булып эшли.
Иҗаты Төрле телләрдә басылган күпләгән китаплар (поэмалар, повестьлар, шигырь җыентыклары, юмористик хикәяләр) авторы. Сукбай балаларга багышланган «Феликс балалары» исемле беренче (автобиографик) шигыре 1923 елда «Маориф ва укитувчи» журналында дөнья күрә.
Үзбәкчәгә Шекспир, Руставели, Низами, Данте, Бомарше, А. С. Грибоедов, М. Ю. Лермонтов, В. В. Маяковский, Назыйм Хикмәт, Маргарита Алигер, Борис Лавренев һ. б. әсәрләрен тәрҗемә итә.
Нәваи, Мүкими һ. б. үзбәк әдипләренең иҗатын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза.
Тукай 1966 елда Казанда Тукайның 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый (тиздән вафат та була)Мастура Исхакова. Гафур Гулям. Озорник из Ташкента. Аның фикеренчә, үзбәк һәм, гомумән, Урта Азия халыклары рухи тормышында татар мәктәп-мәдрәсәләре («Хөсәения», «Галия», «Мөхәммәдия» һ. б.), татар китаплары, вакытлы матбугаты, театры, зыялылары зур роль уйныйСлово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 23нче бит. Сезнең (татарларның) шагыйрьләрен без үзебезнең олуг язучыларыбыз дип саныйбыз. Болар арасында беренче урында бөек һәм ирек сөюче Габдулла әфәнде Тукаев тора. Татар әдәбияты алдынгы рус мәдәниятен Урта Азиягә, Казакъстанга җиткерүче күпер вазифасын үти.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1946 2нче дәрәҗә Сталин премиясе 1970 Ленин премиясе Өч Ленин ордены Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хөрмәт Билгесе ордены
Гаиләсе
Беренче (1919) никахыннан кызы Халидә. Икенче никахы (1931) Мөхәррәм. Уллары: Олугбәк (1933—1990), Үзбәк ССР Атом-төш физикасы институты директоры; Кадыйр (1945), Үзбәкстанның саклану министры (2000—2005); Хандамир (1947), тарихчы. Кызлары: Алмас (1938), журналист; Ташхан (1950), биолог.
Хәтер Сырдәрья дәүләт педагогика институтына исеме бирелгән. 1989 елда Ташкәнт метрополитенында Гафур Голәм тукталышы ачылган.
Әдәбият Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 245-247нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3
Сылтамалар Гафур Гулям
Искәрмәләр
Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәк шагыйрьләре Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Габдулла Тукай Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Үзбәкстан халык шагыйрьләре