Габдулла Тукай исемендәге әкият паркы — Түбән Кама шәһәренең ял паркы. Химиков проспекты, Тукай һәм Яшьлек урамнары арасында урнаша.
Барлыкка килүе Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән 2015 елның 14 августында барлыкка килә.http://park.tatar/tukai Проекты Түбән Кама архитекторлары тарафыннан әзерләнгән, баш архитекторы Фирдәвес Ханов та Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Үзенчәлекләре Фонтан парк буйлап Габдулла Тукай әсәрләре геройларының агач скульптуралары (Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов әсәре) өч уникаль татар ишегалды матур утыргычлар, чәчәк түтәлләре, гадәти булмаган яктырткычлар бушлай Wi-Fi челтәре велосипед, самокат һәм роликларны прокатка алу мөмкинлеге
Чаралар «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Тукай туган көнне шәһәрнең Тукай паркындагы Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздыралар. Биредә салмак көйләрдән тыш, төрле әдәби һәм поэтик әсәрләрне дә ишетергә мөмкин.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә
Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Түбән Кама парклары