Зузана Чапутова (, кыз фамилиясе Страпакова (); 1973 елның 21 июне, Чехословакия, Братислава) — словак адвокаты, җәмәгать эшлеклесе, либерал сәясәтче. 2019 елның мартында узган сайлауларның икенче турында Словакия президенты итеп сайланган. 2019 елның 15 июнендә вазифасына керешә Марош Шефчович поздравил Зузану Чапутову с победой на выборах президента Словакии. Новости Mail.ru, 30.03.2019.
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 21 июнендә Чехословакиянең Братислава шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Пезинок шәһәрендә үскән. 1996 елда Братиславада урнашкан исемендәге университетның юридик факультетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, Пезинок шәһәре җирле үзидарәсенең хокук бүлегендә ярдәмче булып, аннары администрация башлыгы урынбасары булып эшли. 2001—2017 елларда Via Iuris ватандашлар берлегендә эшли, Greenpeace белән хезмәттәшлек итә. Пезинок шәһәрендә чүплек ясатмау өчен көрәшә. 2016 елда Сан-Францискода Goldman экологик премиясе ала.
Үзенең юридик фирмасын ача. Экологиягә багышланган берничә хезмәте бар.
2017 елның декабрендә Прогрессив Словакия социал-либераль фиркасен оештыручыларның берсе була, 2018 елның гыйнварыннан 2019 елның мартына кадәр фирка рәисе урынбасары.
2019 елның мартында узган президент сайлауларда әлеге фиркадән намзәт булып катнаша. 2019 елның 16 мартында узган беренче турда сайлаучыларның 40,57% тавышын җыеп, икенче турга уза. 30 мартта узган икенче турда көндәше булган Европа комиссиясе вице-президенты бәйсез кандидат Марош Шефчовичны, сайлаучыларның 58% : 42% тавышын җыеп, җиңә һәм илнең президенты итеп сайлана. Чехословакия таркалганнан соңгы Словакиянең беренче хатын-кыз президенты.
Гаилә хәле Ире Иван Чапутов белән аерылган. Ике кызы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Коменский университетын тәмамлаучылар Төркем:Адвокатлар Төркем:Словакия сәясәтчеләре Төркем:Словакия президентлары Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары