Шардха Рам Пхиллаури (1837, 30 сентябрьSingh Bedi, Harmohinder. Shardha Ram Granthawali. Nirmal Publisher. (A three-volume work by the dean and head of the Guru Nanak Dev University Hindi Department.) – 1881, 24 июнь) Һинд дине дәгъвачысы, иҗтимагый реформаторы, астрологы һәм язучысы, ул иң күбрәк Һинди һәм Пәнҗаби әдәбиятына кертеме өчен искә алына. Аны "хәзерге Пәнҗаби прозасы"ның атасы дип атаганнар.
Биографиясе Шардха Рам 1837 елда Брамин гаиләсендә Җаландһарда, Пхиллаур шәһәрчегендә туган.Walia, Varinda. "Hindi novel’s first cradle." The Tribune (17 March 2005).Maitray, Mohan. "The creator of Om Jai Jagdish Hare." The Tribune (27 September 1998). Аның әтисе, Җай Дьялу, астролог булган. Ул формаль рәвештә белем алмаган. Җиде яшендә ул Гурмукхи язуын өйрәнгән. Ун яшенә ул Һинди, Санскрит, Фарсы телен, астрологияне һәм музыканы өйрәнгән. Соңрак ул шулай ук традицион Һинд диненең (Санатана дхарма) дәгъвачысы булган. Китапларында, Шардха Рам Пәнҗаби мәдәниятен һәм телен китергән.
Шардха Рам Махабхарата буенча көчле лекцияләр биргән һәм шуңа күрә Британия хөкүмәтенә каршы пропагандада гаепләнгән булган. in 1865. Нәтиҗәдә, ул туган шәһәре Пхиллаурдан куылган булган. Шарда Рам еш Амритсарга һәм янәшәдәге Лахорга барган, бигрәк тә астрология белән бәйләнештә. Бу вакытта ул астролог буларак танылган булган һәм Һиндида берничә китап язган.
Соңгы вакытта Шардха Рам Һиндида беренче роман язган кеше буларак танылган булган.Элегрәк моны Лала Шри Нивас эшләгән дип әйткәннәр, ул 1902 елда "Прикша Гуру"ны язган. Walia, Varinda. "Hindi novel’s first cradle." The Tribune. Аның Бхагьявати әсәре күбесенчә Амритсарда язылган дип әйтелә, беренче мәртәбә ул 1888 елда, Шардха Рамның үлеменнән соң басылган. Романда ир кешеләрнең һәм хатын-кызларның хокукларын тасвирлау ул заман өчен прогрессив булган. Шардха Рам 1881 елның 24 июненда Лахорда үлгән.
Эшләре Эш Ел Тасвирлама Sikhan De Raj Di Vithia (Сикхлар Хөкеме Тарихы) 1866 Бу китап Сикхизм һәм Махараджа Ранджит Сингхның хөкемдарлыгы турында.Sisir Kumar Das. A History of Indian Literature, p.540. Sahitya Akademi (1991), . Соңгы өч бүлектә Пәнҗаби мәдәнияте һәм Пәнҗаби теле турында, йолаларны, куллануларны һәм халык җырларын да кертеп. Китапны еш дәреслек итеп киңәш итәләр. Punjabi Batcheet Бу китап махсус Британиялеләргә биредәге диалектны аңлар өчен язылган. Ул Гурмукхи язуыннан Латин язуына транслитерацияләнгән беренче китап булырга мөмкин. Моны өйрәнү административ хәзмәткә кертелү өчен таләп булган. The book is taught to this day at schools affiliated with the Punjab State Education Board (PSEB) Mohali. Om Jai Jagdish Hare 1870s Пәнҗабига беренче мәртәбә тәрҗемә ителгән булган.Бхагьявати1888 елда басылган Бу китап Һиндида беренче роман дип ышаныла.Satya Dharm Muktavli Shatopadesh Satyamrit Pravaha
Билгеләмәләр һәм искәрмәләр
Өстәмә укырга мөмкин Singh Bedi, Harmohinder. Shardha Ram Granthawali. Nirmal Publisher. (A three-volume work by the dean and head of the Guru Nanak Dev University Hindi Department.)
Тышкы сылтамалар Painting of Shardha Ram Phillauri.
Төркем:Һинд дине Төркем:Һиндстан әдәбияты Төркем:Һинд дине шәхесләре