Су-34 («Т-10В» эшләнмәсе, НАТО код билгеләре буенча: Fullback — «Защитник» («Сакчы»)) — россия күп функцияле тавыш тизлегеннән тизрәк оча алучы бомбага тотучы истребитель. Уникаль сугышу сыйфатлары һәм яңа радиоэлектрон көрәш чараларын куллану аркасында һава һөҗүменә каршы чараларга карамастан көндәш якның оператив һәм тактик тирәнлектәге җир өсте объектларны бәрү , төрле метеорологик шартларда тәүлек буе көндәш якның һава объектларын юк итә алуИстребитель-бомбардировщик Су-34 өчен булдырылган; ерак дистанцияләргә оча ала. Су-34 — 4++ буыннан.
Тарих Ике урынлы, ике моторлы Су-24 очкыч үзенең беренче очышын 1967 елда ясаган. Кулланышка 1974 елда кертелгән.
Фронтны бомбага тотучы Су-24 очкычын алмаштыру сыйфатына төзәлгән, аның урынына Россиядә 2010 елга заманчарак Су-34 хәрби очкычын тәкъдим итү планы бар иде.
2009 елның 28 мартында Россия президенты Дмитрий Медведев "Кубинка" Һава көчләре базасында бүлганда Су-34 бобма атучы хәрби очкычта очып карадыМедведев Путин очышын кабатлады.
Җиргә төшкәннән соң ул ярты сәгатьлек бу очыштан “сүз белән әйтеп бетергесез, бик көчле тәэсирләр” алуын хәбәр итте. Президентка башка хәрби очкычларны да күрсәттеләр.
Заманында Россиянең президент Владимир Путин да хәрби очкычта очкан иде. РЛС Алгы яктан күзәтү РЛСы Арт яктан күзәтү РЛСы
Очу-техникалык бәяләмәләре
Техник бәяләмәләре Экипаж: 2 кеше Озынлыгы: 23,3 м Канат киңлеге: 14,7 м Биеклеге: 6,09 м Канат мәйданы: 62 м² Почмакның укчылыгы: 42° Масса: иң зур очып китү авырлыгы: 45 000 кг
Очу бәяләмәләре Иң зур тизлек: җир якынында: 1400 км/сәг
Кораллар корал: 1 × 30 мм ГШ-30-1 туп
Эшләнгән
Коралда
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Россиянең ХҺКК 109 данә, 2018 елга торышы буенчаThe Military Balance 2018, p.199В ВКС России в рамках выполнения ГОЗ поступили два бомбардировщика Су-34.
Сугышчан куллану Сүриядә Россия хәрби операциясе Россия хәрбиләре хәбәр итүенчә, 28 май көнне Россиянең Су-35 һәм Су-34 очкычлары Ракка шәһәре янында террорчылар җитәкчелеге киңәшмә уздырган урынны утка тотканРоссия хәрбиләре "Ислам дәүләте" төркеме җитәкчесе үтерелүен игълан итте.
Һөҗүм нәтиҗәсендә 300дән артык кеше, шул исәптән "Ислам дәүләте" төркеменең 30лап кыр җитәкчесе һәлак булган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Обновление боевой и учебно-боевой авиации в 2013 и 2014 годах Видеообзор пилотирования и сборки Су-34 (видео на YouTube) Russian Aircraft | Challenges US Innovation | Military (видео на YouTube)
Төркем:Сухой очкычлары Төркем:Штурмовиклар Төркем:Россия очкычлары Төркем:ССРБ очкычлары Төркем:Бомбага тотучылары Төркем:Әлифба буенча корал