Калкулык, түбә, шулай ук уба (, ) — биеклеге чагыштырмача зур булмаган (200 метрга кадәр), сөзәк (30° тан ким), гадәттә битләүләре кәс белән капланган, түгәрәк яки оваль формадагы уңай рельеф формасы.
Ясалма калкулыклар Җир йөзендә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалма калкулыклар да булдырылган.
Дөньядагы иң эре ясалма калкулык — София тавы (de) — Төньяк Рейн-Вестфалиядә (Алмания) RWE Power АҖ тарафыннан чыгарылучы соры күмер шахтасыннан өскә чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килгән ясалма калкулык.
Беренче Цинь императоры төрбәсе (en) (Кытай). Әлеге безнең эрага кадәр 246—208 елларда 38 елдан артык төзелгән. 76 метрлы курган астында утыртылган пирамида формасында урнашкан.
Силбери-Һилл (en) — Бөекбританиядәге Уилтшир графлыгындагы 40 м биеклектәге ясалма калкулык, Яңа таш гасыр чоры корылмасы.
Монкс-Маунд (en) — АКШның Иллинойс штатында урнашкан балчык корылма. Безнең эраның 900-1100 еллары аралыгында корылган.
Калкулыклар Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы Идел буе калкулыгы Смоленск-Мәскәү калкулыгы Сарапул калкулыгы Югары Чулман калкулыгы Ундыр калкулыгы Сөйки таулары Богородское таулары Тәтеш таулары Можга калкулыгы Чуртан таулары Ослан таулары
Моны да карагыз Тау Друмлин Курган Сопка Террикон Шулай ук карагыз Төп Сырт Манзара
Әдәбият Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6 Сылтамалар Earth Sculpture; Or, The Origin of Land-forms The International Geography Искәрмәләр
Төркем:Оронимнар Төркем:Калкулыклар